Логотип «Мәйдан» журналы

Уңыш, бәхет килсен, дисәң...

Дөньяда тылсым, мистика барлыгына ышанучылар өчен белгечләрнең киңәшләре урынлы булыр.Планнарыгыз турында беркемгә дә сөйләмәгез. Кычкырып әйтелгән җилгә очачак... Эчтән генә уйлап йөргән хыяллар косм...

Дөньяда тылсым, мистика барлыгына ышанучылар өчен белгечләрнең киңәшләре урынлы булыр.
angel-s-mechem
Планнарыгыз турында беркемгә дә сөйләмәгез. Кычкырып әйтелгән җилгә очачак... Эчтән генә уйлап йөргән хыяллар космоска китә һәм киләчәк уңышларга программа булдыра икән.
Беркайчан да “Мин - ямьсез, мин беркемгә дә ошамыйм!” кебек сүзләр әйтмәгез. Негатив уйлар негатив булдыра. Позитив уйлар позитив кешеләрне һәм позитив вакыйгаларны тартып торачак.
Һәрвакыт акча булсын өчен акчага ихтирамлы мөнәсәбәттә булыгыз. Аны матур итеп, тәртип белән кошелекка салыгыз, кесәгә бөгәрләп тыкмагыз.
Киемнәрегезне һәм бизәнгечләрегезне кемгәдер биреп тормагыз. Башкаларның начар энергиясе, авырулары сезгә киемегез белән кайтырга мөмкин.
Беркемнән дә көнләшмәскә һәм башкаларда да көнләшү уятмаска тырышыгыз. Көнләшү – иң негатив энергия. Ул барлык яхшылыкны юк итәргә мөмкин.
Зарланучы кешеләр белән аралашканда эчтән генә арагызда стена күзаллагыз, ә авыр эш көненнән соң өйгә кайткач, душ керегез яисә кулларыгызны озак итеп терсәккә кадәр юыгыз, агып торган су астында тотыгыз. Сез шулай негатив энергияне юып төшерәчәксез.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар