Чал Казан Кремле каршында каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәш дусларына – халкыбызның йөз аклыгын, намусын, фидакарьлеген һәм тугрылыгын гәүдәләндерүче асыл ир-егетләргә багышланган мемориал үзәктә тирән уйларга чумып басып торам.

unikenche-batyr

Август кояшы мәгърур Муса һәйкәленә һәм барельефтагы җәлилче батырларның сурәтләренә үзенең тылсымлы җылы нурларын мулдан сибә.
Август ае – җәлилчеләр, кормашчылар ае. Алар бакый дөньяга – Үлемсезлеккә! – моңлы бер җыр булып күчкән изге ай. Хәтеремдә үткәннәрне яңартам…
…Үзебезнең Казан дәүләт университетын тәмамлагач, 1972–1973 елларда миңа Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә зенитчы-артиллерист һәм биредә чыга торган «Советская Армия» газетасында хәрби хәбәрче булып хезмәт итәргә туры килде. Шул чорда көндәлекләр дә алып барган идем. Җәлилчеләр белән очрашуга барыр алдыннан, шул язмаларны яңадан күздән кичердем. 1973 елның августында, мәсәлән, Берлин янәшәсендәге Вустрау дигән урынга килгәч, көндәлегемә, күңелемдә кайнаган хисләрне чагылдырып, менә мондый шигъри юлларны язып куйганмын:
Без – Җәлилләр каны тамган җирдә…
Туфрак көлсу монда…
Йөргәндә
Крематорийларда янганнарның
Гәүдәсеннән калган көлләргә
басыла кебек…
Алар хәтерен саклап,
Пышылдаша бары кылганнар…
…Рухыгызны зурлап баш иябез –
Тыныч йоклагыз сез, туганнар!..
Мәгълүм булганча, Вустраудагы хәрби әсирләр лагеренда әлеге сәхифәбезнең төп каһарманы Рәхим Саттар үзенең Казандагы якын дуслары Муса Җәлил, Абдулла Алиш белән очрашкан һәм тора-бара яшерен антифашистик оешманың иң актив әгъзаларының берсе булып киткән.
Әлеге легендар легионерның үткән тормыш юлы, иҗаты, яшерен оешмадагы эшчәнлеге һәм сүтелеп бетмәгән серле йомгакны хәтерләткән гомеренең соңгы мизгелләре бик күптәннән инде күңелемне кызыксындыра, төрле эзләнүләргә этәрә. Заманында Рәхим Саттар турында күренекле каләмдәшләребездән Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Рафаэль Мостафин, Юрий Корольков, Самат Шакир, Нур Хәмиди, Нәби Дәүли, Мәхмүт Хөсәен, Исхак Зәбиров, Галимҗан Латыйп, Барлас Камалов, Госман Садә, тугандаш Башкортстаннан әтиле-уллы Хәйдәр, Айдар Басыйровлар, Венера Вәлиева, Риф Мөхәммәтҗанов һәм башкалар матбугат битләре аша халыкка үзләренең ялкынлы хак сүзләрен ирештерделәр, якты истәлекләре белән бик теләп уртаклаштылар. Соңгы елларда бу өлкәдә Рәхим Саттарның 1933 елның 10 февралендә туган тугрылыклы улы, лаеклы дәвамчысы – фәлсәфә фәннәре кандидаты, ялкын йөрәкле публицист Ил Саттаров һәм аның сөекле хәләл җефете – югары категорияле табибә Сания Исхакова аеруча нәтиҗәле эшләделәр.
Ире, озак авырып ятканнан соң, 2001 елның 21 апрелендә вафат булгач, Сания Гасыйм кызы үзенең хәләл акчасына, Рәхим Саттарга һәм аның иҗатына багышлап, аз тираж белән булса да, биш китап бастырып чыгарды. Менә аларның исемнәре: «Бүленгән җыр» (2004), «Завещание» (2004), «Безнең буын» (2006), «Рухым гали» (2007), «Тоткынлыкта» (2008).
Без дә үз өлешебезне кертергә омтылабыз. Хәзер исә әлеге үтә тырыш, искиткеч тыйнак һәм гаҗәеп кешелекле ханым – Сания Гасыйм кызы белән бергәләп Рәхим Саттарны бөтен тулылыгы белән яктырткан күләмле китапны дөньяга чыгару өлкәсендә эшлибез. Безгә Казандагы 165 нче мәктәпнең мактаулы укытучысы Зәйнәп Исмәгыйлева һәм Уфадан «Рамазан» төрки милли-агарту үзәгенең һәр яктан булдыклы җитәкчесе – танылган галим, популяр җырчы, халык артисты, М. Җәлил премиясе лауреаты Марат Шәрипов та бик теләп булыштылар…

* * *
…Инде Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) белән якыннанрак танышып үтик. 1912 елның 15 августында Башкортстанның Чишмә районында, искиткеч гүзәл табигатьле Дим елгасы буендагы татар авылында – Түбән Хаҗәттә дөньяга килгән ул.
Әти-әнисе – бик укымышлы, алдынгы карашлы авыл мулласы һәм халык табибы Сөләйман абзый белән оста тегүче, җыр-моңга гашыйк Хәдичә апа тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Шуларның икесе – Салихҗан белән Наҗия – бала чакларында суга батып үләләр. Калганнарының барысы да тормышта үз урыннарын табып, күңелләре тарткан һөнәрләрне үзләштереп, җәмгыятебез өчен кирәкле һәм файдалы шәхесләргә әверелгәннәр. Әйтик, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән майор Габдрахман ага Саттаров тыныч хезмәттә дә сынатмый – «Башкортстанның атказанган ветврачы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, Казанга кайтып, озак еллар татар халык хоры белән җитәкчелек иткән Суфия ханым Шаһиева Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре буларак таныла. Югары белемле табибәләр Шәфыйка белән Фәүзия ханымнар, Казан вузларында белем алган мөгаллимә Рафика белән инженер-биолог Фәридә ханымнар да абруйлы затлардан саналганнар…
Инде гаиләдәге дүртенче бала – Рәхим батыр турында сөйләвебезне дәвам итсәк, кара тутлы чибәр һәм чандыр малай бала чагыннан ук тәвәккәллеге, зирәклеге белән аерылып торган. Яшьтән үк, сөекле әтисе-әнисе кебек, әдәбиятны-сәнгатьне яраткан Рәхим дүртенче сыйныфта укыганда шигырьләр дә яза башлый. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туып-үскән төбәгендә төрле эшләрдә эшли, шигырьләр язуын дәвам иттерә. Шул елларда Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында аның яшьлек хисләре белән сугарылган беренче лирик парчалары да басылып чыга.
Урта мәктәпне Р. Саттар Уфа шәһәрендә тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты буенча биредә аларга дәресләрне булачак мәшһүр язучы һәм галим Нәкый Исәнбәт бирә. Аның белән якыннан аралашу Рәхим күңелендәге иҗат ялкынын тагын да көчлерәк итеп дөрләтеп җибәрә.
Тормышны бөтен нечкәлекләре белән белергә, дөнья белән ныклап танышырга тырышкан комсомолец егет, язарына рухи азык табар өчен, Донбасс шахталарында, Казан заводларының берсендә һәм Башкортстанның Учалы төбәгендә урманчы булып эшләргә дә өлгерә.
1932 елда Рәхим Саттар Наҗия исемле мөгаллимә кыз белән гаилә корып җибәрә. Бераздан ул армия сафларына алынып, 1933–1937 елларда Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Үзен оста мәргән (төз атучы), ат чабышларында, спорт ярышларында җиңүче итеп таныткан, хәрби һәм сәяси яктан яхшы хәзерлекле егетне кече командирлар хәзерли торган курсларда укытып та чыгаралар. Срогы тулгач та, тагын бераз вакыт армиядә хезмәт итә ул.
Шуннан соң 1937 елның көзендә Р. Саттар гаиләсе (хатыны, балалары Ил, Алсу) белән Казанга ашкынып кайта. Әдәбият «казаны»нда кайнарга тели иҗатчы ир-егет. Биредә ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында эшли башлый. Шул чорда газета-журнал битләрендә байтак шигырьләре, очерклары, әдәби тәрҗемәләре басылып чыга.
Совет-фин сугышы башлангач, Р. Саттар, үзе теләп, фронтка китә. Чаңгычылар эскадронында отделение командиры булып хезмәт итә Рәхим.
Фин сугышыннан кайткач, ул элекке эшенә – «Яшь сталинчы» газетасы редакциясенә урнаша. Башта әдәби хезмәткәр була, хәрби-патриотик эш һәм спорт бүлеген алып бара, аннары редактор урынбасары вазифасын башкара. Читтән торып пединститутка укырга керә…
1941 елның җәендә Бөек Ватан сугышының дәһшәтле ут-ялкыннары кабынгач, Р. Саттар дошманга каршы көрәшү өчен тагын алгы сызыкка ыргыла. Десантчы-парашютист сыйфатында ул фашистлар тылында үткәрелгән күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша. 1942 елның 27 июнендә Смоленск өлкәсенең Вязьма районындагы Угра авылы тирәсендә булган шундый операцияләрнең берсендә, чолганышта калып, Рәхим илбасарлар кулына эләгә. Берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге хәрби әсирләр лагерьларында газап чиккәннән соң, 1942 елның 16 сентябрендә ул Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла…
Биредә Рәхим Сөләйман улы мәгълүм «Идел–Урал» легионында антифашистик хәрәкәттә аеруча нәтиҗәле эшчәнлек күрсәтә. Шуны раслау өчен укучыларыбызны атаклы эзтабар язучыбыз Рафаэль Мостафинның «Өзелгән җыр эзеннән» дигән китабындагы (Казан, Татар. кит. нәшр., 1982) аерым өзекләр белән таныштырып үтәсебез килә:
«…Минем алда – шома, тыгыз, азрак саргая төшкән кәгазь битләре. Аларга, тигез һәм аермачык итеп, машинкада немецча язылган. Иң өстә, сул почмакта, регистрация номеры сугылган. «Совершенно секретно» дигән гриф куелган. Кәгазь Көнчыгыш министрлыкның пропаганда бүлегенә караган алтынчы бүлек начальнигы зондерфюрер Людерзенга адресланган. Ә текст ахырында, традицион «Хайль Гитлер!»дан соң, дөньяда булмаган «Идел-Урал» дәүләтенең «президенты» Шәфи Алмас имзасы куелган.
Бу – һичшиксез, явыз ният белән язылган пычрак донос. Ләкин анда җәлилчеләрнең көчле һәм куркыныч дошман белән аның үз өнендә ничек итеп көрәшкәнен тулырак күзалларга ярдәм итә торган фактлар бар.
1943 елның гыйнвар-февраль айларында Татар комитеты җитәкчелеге «Идел-Урал» газетасы редакциясендә эшләү өчен бер төркем хәрби әсирләрне, шул җөмләдән Рәхим Саттар белән Абдулла Алишны да Берлинга алып килә. Әлеге доноста нәкъ әнә шул ике кеше хакында сүз бара. Үзенең башлыгына атап язылган ул кәгазьдә Шәфи Алмас: «Әлеге кешеләр үзләренә йөкләнгән ышанычны акламадылар», алар «большевизм белән көрәшәсе урында, газетада большевикларны яклый торган материаллар һәм мәкаләләр бастырып киләләр», – дип зарлана.
«Алар инде, – дип яза ул, – газетада өч айдан артык эшлиләр, ләкин шушы көнгә хәтле большевикларга каршы пропаганда булырдай бер генә мәкалә дә язганнары юк. Аларның бөтен эше татар халкының атаклы шәхесләре биографияләрен, милли шагыйрьләрнең шигырьләрен һәм, рус газеталарыннан тәрҗемә итеп, әһәмияте зур булмаган кечкенә-кечкенә мәкаләләр бастырып килүгә генә кайтып кала. Аларны актив эшкә тарту һәм большевикларга каршы мәкаләләр яздыру өчен безнең тарафтан куелган тырышлыклар уңай нәтиҗә бирмәде, хәтта ачыктан-ачык каршылыкка очрады».
Шәфи Алмас әлегә җәлилчеләрнең яшерен эш алып баруларын бөтен нечкәлекләре белән белми (аның доносы 1943 елның 3 маенда язылган). Ләкин ниндидер юллар аша татар әсирләре арасына үтеп керә торган «большевистик чакырулар» белән Саттар, Алишлар арасында билгеле бер бәйләнеш булуын чамалый. «Бу каршылык, – дип дәвам итә «президент»,– легионер Саттаровтан килә. – Большевикларны яклап ачыктан-ачык сүз кузгатмаса да, ул кеше газетаны большевикларга зыян китерми торган итәргә тырыша. Менә аның карашларын күрсәтә торган берничә мисал:
I. Шушы елның мартында большевиклар немецларда әсирлектәге татар сугышчыларына гомуми Ватаннарын, ягъни Россияне якларга чакырып мөрәҗәгать иттеләр (кызганычка каршы, бу хакта мин тик шушы көннәрдә генә белдем).
Бу өндәмәдә татар шагыйре Г. Тукайның рус һәм татар халкының бердәмлеген мактап язган шигыре искә алына. «Идел-Урал» газетасына язган мәкаләсендә Рәхим Саттар да рус һәм татар халыкларының бердәмлеге, аларның интереслары уртак булуы турында әйтә. Тукай шигырен тулысы белән китерә. Ул шигырьнең тәрҗемәсен сезгә җибәрәбез. Саттаров мәкаләсен, эчтәлеге большевистик рухта булганлыктан, мин газетада бастырырга риза булмадым.
II. Саттаров әфәнде икенче бер хезмәткәр белән бергәләп Казан турында мәкалә язды. Мәкаләсендә большевистик режим чорында шәһәрнең бик нык үсүен, хәтта татарларга автономия биргән Ленинның бу мәсьәләдә турыдан-туры катнашуын басым ясап күрсәтеп китә.
(Шунысы кызык, шушындый ук дәлилләр большевикларның алда искәртеп үтелгән өндәмәләрендә дә бар иде.)
III. Газетада эшләүче легионерларның нинди фикердә икәнен тикшереп карау өчен, аларга Кызыл Армия сафындагы татарларга мөрәҗәгать язарга тәкъдим ителгән иде. Ләкин Саттаров әфәнде барлык легионерлар исеменнән бу тәкъдимнән баш тартты.
IV. Газетада Саттаровның «Кем гаепле?» дигән тарихи хикәясе басылды. Анда ул астыртын гына сыйнфый көрәш идеясен үткәрә.
Югарыда китерелгән фактлар һәм үзе белән күп тапкырлар сөйләшеп караулар Саттаровның җитди эш алып барырга яраклы түгел икәнен, ә карашлары ягыннан аның хәтта зарарлы икәнен күрсәтәләр. Алай гына да түгел: ялган һәм алдауга корылган большевистик пропаганда методлары белән Саттаров әсирләрдә якты киләчәккә өмет уята һәм шул өметне яшерен формада легионерлар арасында да тарата белә.
Алга таба да Саттаровның редакция хезмәткәре булып эшләве газетаның сәяси дәрәҗәсен тулысынча төшерер: ул файдасыз булып калыр, укучыларга тиешенчә тәэсир итә алмас һәм, пропаганда коралы буларак, мәгънәсен бөтенләй югалтыр. Большевиклар нәкъ әнә шул максатка ирешергә тырышалар да…»
Шәфи Алмас үзенә йөкләтелгән эшне шул хәлгә китереп җиткергәне өчен башлыклары рәхмәт әйтмәячәген яхшы сизенә. Шуңа бөтен гаепне редакциянең яңа хезмәткәрләренә, барыннан да бигрәк Рәхим Саттаровка өеп калдырырга тырыша. Ул хәтта Саттаровны: «Безнең гомуми эшебезгә мөмкин кадәр күбрәк аяк чалу һәм зыян китерү максаты белән большевиклар командованиесе тарафыннан махсус җибәрелгән кеше», – дип бәяләүгә кадәр барып җитә. Шәфи доносыннан соң Рәхим Саттаровны кулга аласы да юк итәсе генә кала. Яшерен оешмачылар Шәфинең донос язганын белделәрме икән? Әллә, белмәсәләр дә, Рәхим Саттаровның баш өстендә болытлар куеруын сизенеп эш иткәннәрме? Ничек кенә булмасын, шул көннәрдә Саттаров юкка чыга…
Тик соңгы елларда гына Рәхим Сөләйман улының язмышы бераз ачыклана төште.
«Идел-Урал»ның редакторы урынбасары Г. Галиев белән килешеп, Р. Саттаров Едлино лагерена киткән. Шуннан соң ике атналап вакыт үткәч, аның качып киткәнлеге турында хәбәр килгән.
Сөйләүләргә караганда, алар биш кеше качалар. Яшерен оешма аларны корал, карта, азык-төлек һәм ялган документлар белән тәэмин итеп җибәргән. Биш кешенең икесе – шофер. Күрәсең аларны, юлда кулларына машина төшерә алсалар, шуңа утырып качу нияте белән алган булганнардыр.
Качучыларга, фронт линиясен үтеп, үзебезнекеләр ягына чыгу, «Идел-Урал» легионында яшерен патриотик оешма төзелгәнен һәм шул оешма җитәкчелегендә легионерларның кораллы восстаниесе әзерләнү хакында совет командованиесенә хәбәр итү бурычы куелган була.
Саттаров һәм аның белән Едлинодан качып киткән кешеләрне бер поляк картының урманнар һәм яшерен сукмаклар аша Варшавага кадәр озатып куйганы һәм соңыннан ул картны немецлар кулга алып, атып үтергәне дә мәгълүм. Ләкин шуннан соң әлеге биш патриот ниләр эшләгән, аларның язмышы ничек булып беткән – бу хакта әлегә кадәр берни дә билгеле түгел…»
Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары эзләреннән Германия, Польша җирләренә барган мөхтәрәм фронтовик әдибебез Шәйхи ага Маннур үзара сөйләшеп утырганда болай дигән иде:
– …Патриот шагыйрь һәм журналист Рәхим Саттарның, аның җитәкчелегендәге легионерларның үлеме аеруча тетрәндерде мине… Совет командованиесе белән элемтәгә керү өчен, Муса шәхсән үзе җибәргән бит Рәхимне! Иң ышанычлы рухташларының берсе буларак! Ни кызганыч, алар, Польшадагы Едлино лагереннан качкач, фронт сызыгын үтәргә өлгерә алмыйча, немецларның засадасына юлыга. Печән кибәненә яшеренгән легионерларны, фашистлар огнеметтан атып, яндырып үтерәләр. Тере факелга әверелгән ватандашларымның якты образлары хәзер минем күз алдымда Мәңгелек Ут булып гәүдәләнә. Әнә шуңа күрә дә ул Утка тыныч кына карый алмыйм мин…
Туры-гадел сүзле олпат якташымның әлеге хикмәтле бәяләмәсе мине тирәнтен уйланырга мәҗбүр иткән иде: «Тере факел» – «Мәңгелек Ут!»
Рәхим Саттар төркеменең фашистлар тарафыннан яндырылып үтерелүе турында миңа «Җәлилче-макизар» исемле документаль кыйссамның төп герое Әмир ага Үтәшев та сөйләгән иде. Ул хәтта әлеге төркемдәге башка легионерларның исемнәрен дә атады: Башкортстаннан – Әкрам Мамлиев, Казахстаннан – радист Омаров, Барнаулдан – Курышев, Татарстаннан – Әхмәт Шәрипов…
Әнә шулай итеп, гомерләре Мәңгелек Утка әверелгән Рәхим Саттар белән аның рухташ дусларын да без һәр елны чиксез юксыну һәм тирән хөрмәт хисләре белән искә алабыз…

* * *
…Инде Рәхим Сөләйман улының әдәби мирасына килсәк, аның 1942–1943 елларда Смоленск, Борисов, Вустрау, Радом һәм Берлиндагы хәрби әсирләр лагерьларында иҗат иткән шигырьләренең егерме дүрте («Ант», «Халкым өчен», «Шөһрәт», «Ата һәм бала», «Иптәшем», «Наҗиягә», «Очрашу», «Әсирләр», «Берлин күләгәләре» һ. б.) «Тоткынлыкта» исемле кулъязма җыентык рәвешендә Туган илгә дә кайтып ирешә. Һәм алар 1964 елның 18 июлендә «Социалистик Татарстан» газетасында беренче тапкыр басылып чыгалар.
М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» кебек, Р.Саттарның да тоткынлыктан кайткан шигъри дәфтәре бик тә кадерле безгә! Газиз Ватанны, туган җирне, җанга үтә якын кешеләрне чиксез ярату-сагыну, фашистларга каршы көчле нәфрәт хисләре белән сугарылган әлеге шигырьләрне Германиядә мәҗбүри эштә (коллыкта) булган һәм шул чакта «Идел-Урал» комитетында эшләүчеләр белән якыннан аралашкан Равилә Агеева 1945 елда ук Донбасска алып кайткан һәм КПССның Донецк өлкә комитетына тапшырган.
Р.Саттарның партия һәм КГБ сейфларында «тоткынлыкта» яткан ялкынлы шигырьләре бары 21 елдан соң гына аның якыннарына барып ирешә. Ходайга мең шөкер, ул чакта әле Рәхим Сөләйман улының биниһая кадерле-сөекле әнисе Хәдичә апа да исән-сау була. Шул уңайдан, биредә патриот шагыйрьнең күңеле яралы Анага шифалы дарудай көчле тәэсир иткән «Әнкәмә хат» дигән шигырен тулысынча китереп үтәбез:
Шатлыкларны бергә кичердек без,
Хәсрәт килде, тик син еракта.
Кем белән соң аны уртаклашыйм? –
Авыр хәсрәт ялгыз йөрәктә.

Күлмәгемә тамган күз яшьләрең
Күптән инде кибеп беттеләр.
Тик сүзләрең һаман колагымда –
Көрәшүне таләп иттеләр!

Беләм, әни, бар аналар кебек,
Мине чиксез өзелеп сөйдең син.
Һәм шушындый тирән сөйгән өчен:
«Көрәшеп үл, улым!» – дидең син.

Ул вакытта әйттең миңа карап:
– Илгә кертсәң дошман этләрен,
Хәрәм булсын, улым, мең кат хәрәм
Сиңа биргән изге сөтләрем!

Дошманнарга аркаң күрсәтеп син,
Карт көнемдә хурлык китерсәң,
Гомрем буе ләгънәт укырмын мин,
Соңгы сулышта да кичермәм!

Итәгемә тамды күз яшьләрең,
Алар инде күптән киптеләр.
Ә сүзләрең һаман йөрәгемдә –
Көрәшүне таләп иттеләр!

Уйлыйсыңдыр: «Улым кайткан көнне
Пешерермен коймак, беленнәр.
Өстәлемдә торыр күкрәгемә
Куеп кискән калын телемнәр…»

Көтмә әле, көтмә, эреп бетәр
Миңа диеп җыйган майларың.
Көрәш озын, көрәш корбан сорый,
Белеп булмый дөнья хәлләрен.

Тик хәзергә мине каргамый тор,
Оят китермәс улың йөзеңә.
Халкын сөйгән улың юлдан язмас, –
Үлер, ләкин торыр сүзендә!
Рәхим Саттарның шигъри мирасыннан үрнәкләрне беренче булып аның улы – Ил Саттаров, күренекле фронтовик-шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең кереш сүзе белән, «Җыр дәвам итә» дигән исем астында 1966 елда Татарстан китап нәшриятында бастырып чыгара.
Шуннан соң Рәхим Сөләйман улының искиткеч батырлыгына, рухи матурлыгына мәдхия җырлаучы бихисап язмалар «Социалистик Татарстан», «Советская Татария», «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы», «Совет Башкортстаны», «Кызыл таң» газеталарында, Мәскәүдә чыгучы «В мире книг», республикабыздагы «Казан утлары» журналларында, шулай ук Гази Кашшафның «Муса турында истәлекләр» (Казан, 1964), Юрий Корольковның «Через сорок смертей» (Мәскәү, 1964), Шәйхи Маннурның «Муса» (Казан, 1968), Исхак Зәбировның «Джалиль и джалильцы» (Казан, 1983), Рафаэль Мостафинның «Җәлилчеләр» (Казан, 1988) исемле китапларында дөнья күрә.
Биредә шулар арасыннан Ил Саттаровның «Татарстан яшьләре» газетасының 1969 елгы 16 август санында басылган гаҗәеп көчле лирик-публицистик язмасын тулы килеш укучыларыбызның күңел түрләренә җиткерәсебез килә. «Әтиемә хат» дип атала ул.
«Минем әтием – Рәхим Саттар (Абдрәхим Абдулсаттаров) – Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булды. Мин аңа мөрәҗәгать итәм, чөнки әтием минем хәтеремдә һәрвакыт исән! Чөнки ул үзенең эшләре белән үлемсез…
Исәнме, әти!
Моннан егерме җиде ел элек мин синнән бер хат алган идем. Гади генә, кыска гына хат ул. Бу – сабый балага атап язылган хат. Шул хат, синең турында бик күп нәрсәләр сөйләве белән, синнән алынмый калган меңнәрчә хатларны алыштыра. Хат килгәндә миңа нибары 9 гына яшь иде. Шуннан бирле мин ул хатны һәрдаим укып торам: унбиш яшьтә дә, егермедә дә, егерме биштә дә… Тиздән миңа утыз алты яшь тулачак.
«Яраткан улым, Иль! – дигәнсең, әти. – Синең хатыңны алдым. Бик матур язгансың. Шулай яхшы укы. Әбиеңнең, Рафика апаңның һәм Суфия апаңның сүзләрен тыңла. Язгы, сулы вакытта ерак чыгып йөремә. Мин кайткач, икәүләп бик еракларга барып йөрербез. Ярыймы? Мин сиңа теләгән нәрсәңне алып бирермен. Син дә зур үсәрсең. Батыр булырсың, әтиең кебек оста сугышчы, парашютчы булырсың. Фәүзия апаң синең рәсемеңне җибәрде. Мин һәр көнне карап алам. Әни һәм башкаларның рәсемнәрен җибәрегез. Миңа хат язып тор. Һәрвакыт. Адресын да үзең яз. Татарча укырга, язарга яхшылап өйрән. Туган телне яхшы белмәсәң, бер телне дә яхшы белмәссең.
Хуш, сагынып, әтиең
Рәхим Саттар.
12 март, 1942.
Минем адрес:
Полевая почтовая станция, 615,
ВДБ, 2-ой батальон, 5 рота,
Саттарову Р. С.»
Кешегә әти, бала вакытта гына түгел, һәрвакыт, бөтен тормышы дәвамында кирәк. Башта ул әтисенә үзенең яклаучысы һәм тормышта үрнәк алырлык кешесе итеп карый; үсә төшкәч, аңарда үзенең якын дустын һәм сердәшчесен таба; олыгайгач, шуларның бөтенесе өстенә, аңарда рухи таяныч, чын йөрәктән сөйләшерлек кешесен эзли.
Мин һәр сулуым саен күңелемнән сиңа эндәшәм, әти, синең белән сөйләшәм. Синең миңа әйтергә тиешле җавапларыңны эзләп табарга тырышам. Бу – һич тә минем холкымның сәер булуыннан гына килеп чыккан нәрсә түгел. Син һәрвакыт кирәк миңа!
Хатың килү тукталгач, без ни булганын кинәт кенә абайлый алмадык. Көттек сине, үзебезне төрлечә юатып, шул юатуларга үзебез үк ышанып көттек. Әмма көннәр, атналар үтте. Әлеге ышанычыбыз сүрелә-сүнә барган кебек булды. Ә аннары ят кул белән язылган күңелсез хат килде. Анда синең билгесез югалуың турында язылган иде.
Кешеләр бер кайта бит. Хәтта үлгән хәбәре килгәннәр дә кайчак кайталар. Без зур бер өмет белән сине көтүдән туктамадык. Мин дә көттем. Син бит үзең дә кайтасыңа нык ышана идең. Хатларыңда гади, ачык һәм кырт кисеп: «Кайчан да булса, бер әйләнеп кайтырмын», – дип яза идең.
Сугыш янгыны узды, сөенечле Җиңү көннәре килде. Халкыбыз үзенең Бөек җиңүе белән горурланып шатланды. Әмма күпләрнең янәшәсендә шатлык белән бергә кайгы да атлады. Минем дә башымнан сыйпарга иң олы, иң якын кешемнең кулы юк иде. Ә унике яшьлек малайга ничек кирәк иде ул кул! Мин күңелемнән сиңа эндәшә идем. Һәм син күп нәрсәдә миңа ярдәмгә килә идең. Әлегә миңа атап язган хатыңны күкрәгемә кысам, сине янәшәмдә итеп тоя идем.
Әйе, кая гына барсам да, синең хатың һәрвакыт янымда булды. Җиде классны тәмамлап, Одессадагы хәрби училищега укырга киткәндә дә хатыңны күкрәк кесәмә кадерләп салдым. Шулай мин аны үземнең яшьлегемә бергә алып киттем.
Еллар узу белән, фикерләрем тирәнәйде. Синең хатың да һаман тирәнрәк, һаман мәгънәлерәк була барды. Ул һәрвакыт синең белән мине тоташтырган күпер булып, синең үзең булып калды.
Мин училищеның IV курсында укыганда, синең әсирлектә булу хәбәрең килде. Мине укудан чыгардылар. Шул вакытта, күз алдыма килеп: «Ә син, син миңа ышанудан туктамадыңмы, мине көтүдән туктамадыңмы, улым?» – дип сорагандай булдың.
Дөресен әйтим, миңа бик авыр булды ул вакытларда. Юк, сиңа булган ышанычымны югалтудан түгел – Апанасенко, Марценюк, Михайлов кебек сабакташ дусларымнан аерылу авыр булды миңа.
Ул елларда синең хатың миңа кешеләр хәтерендә һаман асыл кеше булып калуың турында бердәнбер дәлил иде. Ул миңа синең кыю булуың, улыңа, әбиемә, бөтен якыннарыңа, туган халкыбызга карата булган тирән мәхәббәтең турында сөйли иде. Шуларга әнием, әбием һәм сине белгән башкаларның хатирәләре дә кушылгач, йөрәгемә якын образ тагын да җанлана төште. Хаклыкны яратуың, халыкка хезмәткә атлыгып торуың ачыкланды минем өчен.
Училищедан китеп, Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иткәндә, синең хатыңны комсомол билетым белән бергә йөрттем. Элеккечә үк, адымымны синең адымың белән үлчәргә тырыштым. Син табынганга табындым. Некрасовны һәм Маяковскийны, Гогольне һәм Чернышевскийны, Тукайны һәм Лермонтовны яратам. Дөреслек, Тугрылык, Намуслылык, Хаклык – минем иманым булды.
Еллар узды. Менә «Советская Россия» газетасының 1957 елгы 5 октябрь санында Абдулла Алиш хаты басылып чыкты. Анда синең исемең дә телгә алынган. Син М.Җәлил белән, А.Алиш белән бергә булгансың!..
Соңыннан шигырьләрең дә килде. Бер блокнот. Анда әсирлектә язган шигырьләреңне тулысынча күчерә алмагансың. Бу блокнотны Ватаныбызга дусларың алып кайттылар. Шулай итеп, 21 елдан соң, 1964 елда син шигырьләрең аркылы илгә әйләнеп кайттың! Сугышчан иптәшләреңә ачып салган рухың халыкка мәгълүм булды. Минем күңелемдә синең образың тагын да яктырак, тагын да тулырак булып калыкты.
Әйе, шигырьләреңдә мин сине таныдым. Күп еллардан бирле хатың сөйләп килгәннәр дөрес булып чыкты. Шул ук вакытта шигырьләреңдә синең нык үскәнлегең, көрәштә чыныкканлыгың, канатың ныгыганлыгы күренә иде.
Шигырьләреңне укыган саен, мин аларның күңел тирәнлегендә яткан яңадан-яңа мәгънәләрен, фәлсәфи фикерләрен тотып алам. Менә син Ана турында язасың. Гади, әмма гаять оста тотып алынган деталь аша образ тулы булып күз алдына килеп баса:
«…Өстәлемдә торыр күкрәгемә
Куеп кискән калын телемнәр», – ди әни кеше.
Бу юлларны укыганда алъяпкычлы, башына яулык бәйләгән, балалары өчен актык сыныгын бүлеп бирергә әзер торган татар хатыны образын күзаллыйбыз. Образ зур гомумиләштерү көченә ия. Ул – синең бик еракта калган, ләкин һәрвакыт йөрәгеңдә булган туганнарың, якыннарың, сөйгән кешең, Туган илең. Поэтик картинада синең Ватаныбызга булган тугрылыгың, дошманга бетмәс-төкәнмәс нәфрәт хисләрең чагыла. Бу – сезне әсирлектә чолгап алган явызлык, караңгылык эчендә яктылыкка дан җырлау. Нәкъ әнә шушы сыйфатлар синең шигъриятеңне йөрәккә якын һәм аңлаешлы, һәркем өчен зарури итә.
Ватанга мәхәббәт… Бу хис һәркемдә бар. Ләкин аны җырлау җиңел түгел. Җиңел түгел, чөнки ул хиснең кайчан һәм кайда башлануы билгесез. Ватанны ярату һәркемнең үзенчә, аның хисләре төрлечә.
«Уйланулар» исемле шигырендә син үзеңнең бала чагыңны тасвирлыйсың. Анда анасын югалткан каз бәбкәсенең төнге караңгылыктагы тавышын ишетүеңне язасың. Каз бәбкәсенең ялварулы, моңсу тавышын син егерме елдан соң Берлинда кабат хәтереңә төшергәнсең. Үзеңнең халәтеңне каз бәбкәсенеке белән янәшә куйгансың, синең дә күңелеңдә үзәк өзгеч сагыну. Берлин урамнары буйлап барганда син болай дисең:
Кирәк түгел миңа манарасы,
Кирәк түгел матур сарайлар,
Кирәк түгел яшел юл арасы,
Кирәк түгел миңа күк-айлар.
Салам булсын өйнең түбәсе,
Яланаяк йөрсен баласы,
Токмач булсын, тары өйрәсе,
Кәләпүшле булсын бабасы.
Тездән баткак булсын юлында,
Сөял ярылып ятсын кулында,
Тик Туган ил булсын, Туган ил,
Мин илемә үскән батыр ир!
Муса Җәлилнең иҗатын һәм сугышчан юлын өйрәнүче Рафаэль Мостафин миңа мондый бер эпизод турында сөйләде. Кайчандыр синең белән легионда булган, аннары качып, Франциядә партизан отряды составында сугышып йөргән берәү Р. Мостафинга синең шигыреңне яттан сөйли. Ул шигырьне син, җәлилчеләр белән безнең гаскәр командованиесе арасында бәйләнеш булдыру өчен, легионнан качканчыга кадәр, ягъни 1943 елның июненә кадәр язгансың. Әлеге солдатның ул шигырьне хәтерендә тотуы үзе генә дә синең дошманга каршы нәтиҗәле көрәшүең турында сөйли.
Тормышта шундый вакытлар була, күңелеңнең төпкеленә кадәр ачып салырга туры килә. Хисләреңне яшереп калырга мөмкин дә булмый. Чөнки күңелең дошман белән көрәшү коралына әверелә. Син, әтием, шагыйрь һәм журналист буларак, җырларыңда һәм үткен-үткен мәкаләләреңдә ачылдың.
Дошман тылында син, яшерен оешмагызның заданиесе буенча, «Идел-Урал» газетасының хәбәрчесе булып эшли башлыйсың. Әлеге газетаны, фашистлар кушуы буенча, эмигрант Шәфи Алмас чыгара. Фашистлар аны үз хыялларында йөрткән мифик «Идел-Урал» дәүләтенең «президенты» итеп чакыралар.
Шәфи – дошман, ул синең өстеңнән донос язган. Әмма аның язмасы синең Ватаныбызны чиксез яратуыңа, аңа тугрылыклы булып калуыңа өстәмә дәлил генә.
Шәфи Алмас фашистлар газетасы аркылы синең большевистик мәкаләләрне уздырырга тырышуың, карашларың буенча «зарарлы» элемент булуың, башкаларны да шундый булырга котыртуың турында яза.
Синең Казанга булган мәхәббәтең, Татарстан Автономияле Республикасы өчен горурлануың, рус һәм татар халыкларының дуслыгына теләктәшлек итүең турында сөйли әлеге документ. Фашист хуҗаларына язган доносы белән Шәфи Алмас, үзе дә абайламастан, синең бик күп күркәм якларыңны ачып салган. Дошманның бу кабахәт язуы безгә әнә шуның өчен кадерле документ булып тора.
Мин бүген синең алда башымны түбән иям, әти! Иң авыр минутларда да сиңа ышанудан туктамавым, сине хөкем итмәвем, сине сатмавым белән үземне чиксез бәхетле саныйм.
Һәм бүген дә, шигырьләр блокнотындагы: «Улым, син дә минем кебек бул!» – дигән сүзләреңә: «Булырмын, әти!» – дип җавап бирәм…»

* * *
Әлеге язма республикабызның яшьләр матбугаты битләрендә дөнья күргәнгә инде ярты гасырга якын вакыт үтсә дә, бүген дә ул үзенең актуальлеген, күңелләргә тәэсир итү куәтен һич кенә дә җуймаган. Ата белән баланың үзара эчкерсез-самими аңлашулары, буыннарның буыннарга мөрәҗәгате беркемне дә битараф калдырмый, тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә.
Үзенең сөекле улына язган хатында Рәхим Саттар: «Илгә тугрылыклы булып калам! Мин хыянәтсез. Син дә шулай ук тугрылыклы бул! Юл бер генә. Башка юл юк», – ди.
Әнә шундый көчле ихтыярлы, тоткан кыйбласына һәрчак тугрылыклы чын ватанпәрвәр рухлы шәхесне – УНИКЕНЧЕ ҖӘЛИЛЧЕне – онытырга безнең һич тә хакыбыз юк!
Рәхим Саттар, үзенең алдагы язмышының тавышын ишеткәндәй, тоткынлыкта чакта «Бүленгән җыр» исемле шигырен яза:
Табигать тын иде, ул бай иде,
Ята иде тыңлап ал таңны.
Ишетә идем, җырлап, үз тавышымның
Киң урманны урап кайтканын.

Яшәү түгел иде, җыр иде ул,
Шат күңелле дуслар янында.
Өзелеп калды ул җыр, бүленеп калды
Тавышы күтәрелгән чагында…
Әнә шул өзелгән җырны дәвам итәргә, күтәреп алырга теләп, Ил Саттаров гомере буе әтисенең якты исемен, каһарманлыгын, иҗатын килер буыннарга җиткерү, мәңгеләштерү юнәлешендә армый-талмый эшли. Аның үтемле язмалары бер-бер артлы «Советская Россия», «Советская Татария», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газеталарында, «Казан утлары», «Казан» – «Казань», «Идел» – «Идель» журналларында дөнья күрә, әдәби осталыгы да көннән-көн үсә бара…
Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, республикабызның Халык иҗаты йортында методист булып эшләгән елларында өр-яңадан кабынган илһамлы мизгелләр Ил Рәхим улының күңелен үстереп-канатландырып җибәрә. Йөрәгендә иҗади ялкын дөрләгән ир-егет шуннан соң кулыннан каләмен төшерми.
Төзүче-инженерлар әзерләүче Казан дәүләт институтының (соңрак – архитектура-төзелеш университетының) фәлсәфә (философия) кафедрасында ассистент, өлкән укытучы, доцент вазифаларын башкарганда аның таланты, үзенчәлекле төсмерләргә баеп, яңа яктан балкып ачыла. Утыз елдан артык архитектура факультетында эстетика буенча лекцияләр укый ул. Соңгы биш елда лекцияләрен татар телендә сөйли. Урысча – эстетика буенча, татар телендә фәлсәфә буенча дәреслекләр яза. 1986 елда Ил Рәхим улы, диссертациясен уңышлы яклап, «фәлсәфә фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Ил Саттаров – республикабызда Милли социаль-икътисад институтын оештыручыларның берсе. Гомеренең соңгы елларында ул әлеге югары уку йортының ректоры да булып тора…
Тормышта үзен чын көрәшче, ялкын йөрәкле публицист-патриот, тирән фикерләүче фәлсәфәче итеп таныткан Ил Рәхим улы һәрчак хаклыкны-дөреслекне яклап чыгышлар ясый. Дөнья күргән язмаларында милләтпәрвәрлек, кешелеклелек, әхлакый яктан сафлык-пакьлек, гаделлек, вәгъдәгә тугрылык кебек асыл сыйфатларны югары бәяли ул…
Ил Саттарның вафатыннан соң, Сания Гасыйм кызы сөекле иренең иҗади мирасын җентекләп барлап, аның 8 китабын бастырып чыгара. Тугрылыкның, Батырлык һәм Матурлыкның гүзәл үрнәге бу!..

* * *
…Безнең алда – Ил Саттаровның 1995 елның 17 апрелендә Татарстан Язучылар берлегенә адреслаган гаризасы. Ул иҗат оешмасы җитәкчеләреннән әтисенә кагылышлы кайбер чараларны тормышка ашыруда ярдәм итүләрен үтенә.
«…Әтием көрәшкә бар көчен түккән – фашист оясында барлыкка килгән татар утравында якташларының күңелләре саф, тугрылыклы калсын өчен үз җанының көен тапкан, татар халкына, иленә гомерен дә биргән, – дип яза ул. – Билгеле, легионга җыйган татарларны илләренә каршы сугышырга өндәүчеләр булган… Шул шартларда Мусалар рухи көрәш алып барганнар. Аларның көрәше үзенчәлекле шартларда үткән. Көрәш булмаса, татарларны илләренә каршы сугыштырырлар да иде. Әйе, алар кылган батырлык мәңгелек. Тик ул батырлыкның асылын аңларга кирәк. Алар дошманнарны күңел көче белән җиңгәннәр. Иҗатлары яңгырашының дөреслеге белән, рухи ныклык белән җиңгәннәр.
Сез – иҗат кешеләре, миннән яхшырак беләсез: күңелеңнең яңгырашы ялган булса – иҗатың да ялган була. Күңелеңнең тугрылыгын, гаделлеген, яңгырашын, көен уйлап чыгарып булмый. Шул сыйфатлар – синең табигый сыйфатларың булса гына, иҗатың да икенче кешенең күңелен биләп алырлык була. Матур фикерләр уйлап чыгарып кына икенче кешенең җанын саклап калып булмый… Шәхес күңелендә табигыйлык, хакыйкать булса, иҗатың иптәшләреңә чын рухи азык була.
Илдән кадерлерәк нәрсә дөньяда юк. Татарлар илләренә каршы сугышмаган. Бу – безнең өчен зур горурлык! Чөнки аларның күңелләре илгә тугрылыклы булып калган. Монда Муса Җәлилнең, Абдулла Алишның һәм Рәхим Саттарның да иҗатлары бик зур тәэсир итү көченә ия булып, үз өлешләрен алар җиңүгә керткәннәр…
Әтинең шигъриятенә бәя бирү эше әле булмады. Тик бу эш аның үзенә яисә исеменә кирәкми. Әлеге эшне башкарганда халык үзе яңа бер биеклеккә күтәрелә. Үзенең даһилыгына инана. Ләкин бу эшне Язучылар берләшмәсеннән кала беркем дә башкара алмый, дип уйлыйм…
Минем фикерем буенча, әтинең истәлек урыны һәлак булган көрәштәшләре белән янәшә булырга тиеш. Танышларым, татарлар да, руслар да сорыйлар: «Ник синең әтиеңнең барельефы анда юк?» – диләр.
Аннары сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган фронтовик язучыларга багышланган мемориаль тактага да әтиебезнең исем-фамилиясе язылмаган…
Әтием кайтмады. «Үлеп калды» дип сезнең өчен генә язам. Үземә ул сүзләрне һаман да әйтә алмыйм. Әтием минем күңелемдә һаман да исән. Халык күңелендә дә исән булырга лаек дип уйлыйм…»

* * *
Әлеге урында Казандагы 165 нче санлы урта мәктәп укытучысы Зәйнәп ханым Исмәгыйлованың «Татарстан яшьләре» газетасының 2004 елгы 12 октябрь санында басылган «Бүленгән җыр ялганырмы?» дигән язмасыннан бер өзек китереп үтәсебез килә:
«…Ил Саттар улының әлеге гаризасы гади үтенеч кенә түгел. Сугыш аркасында ятим калган, гомер юлында күп ясалма киртәләр очраткан, аларны күпчелек очракта берүзе җимергән, нык рухлы, көчле, сынмас-сыгылмас Ил Саттарның җан авазы ул!..
Әгәр легион заданиесе буенча 4 иптәше белән Едлинодан (Польша җире) качып китмәгән булса, УНИКЕНЧЕ ТАТАР булып гильотинада Рәхим Саттар да җәзаланган булыр иде – барлык документлардан, истәлекләрдән шул аңлашыла ләбаса!
Бельгияле каһарман Андре Тиммерманс, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең берсен илебезгә алып кайтканы өчен, Совет хөкүмәте тарафыннан «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Рәхмәт аңа, бүләккә бик лаеклы антифашист! Ә Рәхим Саттарның шигырьләрен алып кайткан Равилә Агеевага бүләк тапшырылганмы икән? Рәхим батырның әнисе Хәдичә әби 1972 елда, туксан яшенә җитеп вафат була. Аңа да, рәхмәт кенә түгел, халкыбызның горурлыгы-мактанычы булган шундый ул үстереп биргәне өчен, орденның да иң олысы тиеш иде бит!
Бүген җәлилчеләрнең балалары, оныклары ни хәлдә яши? Нинди сораулар борчый аларны? Татар халкы аларны онытмыймы, Татарстан хөкүмәте ярдәм кулын сузамы?
Тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткәннәрне, аларның дәвамчылары булган варисларын безгә һич тә онытмаска, игътибар үзәгендә, һәрдаим күз уңында тотарга кирәк!..»

* * *
Яңадан Р. Саттарга әйләнеп кайтсак, Татарстан Язучылар берлеге урнашкан бинада 2000 елның маенда – Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан яңартылган мемориаль мәрмәр тактага Рәхим Сөләйман улының да исем-фамилиясе алтын хәрефләр белән язылды. Республикабыз әдипләренең шул чактагы җитәкчесе – Татарстан Югары Советы депутаты, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, үзе дә яралы йөрәкле сугыш чоры баласы, Мәскәүне саклаганда яу кырында шәһит киткән газиз әтисен гомере буе юксынып-сагынып яшәүче зат буларак, чордашы Ил Саттаровның үтенеч-теләген бик тә яхшы аңлаган иде. Аннары без язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында, М. Җәлилнең Казандагы музей-фатирында һәм Татарстан Республикасының Милли музеендагы әдәби салонда Рәхим Саттарга багышлап «Уникенче җәлилче» дигән кичәләр үткәрдек. Әлеге чараларда Рәхим Сөләйман улының кыз туганы – Суфия ханым Шаһиева, Ил Саттар һәм аның хәләл җефете Сания ханым да кадерле кунаклар буларак катнаштылар. М. Җәлилгә һәм аның көрәштәш дусларына багышлап, һәр елны 25 августта үткәрелә торган «Хәтер җыены»нда да Рәхим Саттарның исеме зурлап телгә алына, үлемсез шигырьләре исә мәйдандагы халыкка җиткерелә башлады. Бу – хәзер дә шулай…
Р. Саттарның иҗади мирасын барлауга, аны күпләрнең күңел түрләренә җиткерү буенча да соңгы елларда байтак эшләр башкарылды. Рәхим Сөләйман улының шигырьләре һәм аның турындагы мәгълүматлар 1979 елда Казанда, Татарстан китап нәшриятында М. Җәлил премиясе лауреаты Рафаэль Мостафинның кереш сүзе белән рус телендә чыккан «Три поэта-воина» дигән күмәк җыентыкта (анда Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Рәхим Саттарның сайланма тезмә әсәрләре бирелә), 1985 елда күренекле эзтабар язучы Самат Шакир төзегән «Алар сафта» дигән мәҗмугада, 1992 елда «Татар поэзиясе антологиясе»ндә, 2010 елда – «Каһарман каләме», 2016 елда татар, рус, инглиз телләрендә нәшер ителгән «Татарстанның фронтовик язучылары» дигән китапларда дөнья күрде.
Эзтабар язучы һәм шагыйрь буларак, үзебез дә Р. Саттарның шәхесенә һәм иҗатына югары бәя биреп, «Казан утлары», «Чын мирас» журналларында, «Мәдәни җомга», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» газеталарында махсус сәхифәләр урнаштырдык. Хәзер исә «Алар – Җәлил, Кормаш йолдызлыгыннан!..» дигән китабыбызны нәшрият өчен әзерләү белән мәшгульбез. Анда Рәхим Саттарга багышланган күләмле кыйсса да бар.
Рәхим Сөләйман улының якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан чыгып, 2005 елда шәһри Казанның Тынычлык бистәсендәге бер урамына патриот шагыйрьнең данлы исеме бирелде. Урам чатындагы беренче йортның фасадына батырның кем икәнлеген кыскача тасвирлап, мемориаль такта да куелды. Биредәге 129 нчы мәктәпнең «Сугышчан Дан» музеенда Рәхим Сөләйман улына багышланган стенд та күңелләрне үзенә җәлеп итеп тора.
Матбугатта чыккан язмалардан күренгәнчә, Башкортстанның район үзәге саналган Чишмә бистәсендәге яңа урамнарның берсенә шулай ук Рәхим Саттар исеме бирелгән.
Биредә һәм Уфаның үзендә дә җәлилче каһарманга кагылышлы чаралар даими уздырыла икән. Әлеге игелекле эштә Чишмә районы хакимияте, Уфадагы «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге җитәкчеләренең, Башкорт дәүләт университетындагы милләтпәрвәр рухлы галимнәр һәм мөгаллимнәрнең башлап йөрүләре куандыра.
Язганнарга өстәп, тагын шунысын да әйтеп үтик: төрле елларда Башкортстанда Рәхим Саттарга багышлап үткәрелгән искә алу кичәләрендә, юбилей тантаналарында патриот шагыйрьнең якыннары – заманында Казан авиация институтын тәмамлап, озак еллар Мәскәүдәге оешмаларның берсендә инженер булып эшләгән бертуган сеңелесе Алсу ханым, абыйсы Габдрахман ага, апаларыннан Рафика, Фәүзия, Фәридә, Суфия ханымнар һәм, әлбәттә инде, исән-сау чакта улы Ил белән аның хәләл җефете Сания ханым да һәрвакыт катнашып килгәннәр, үзләренең истәлекләре белән бик теләп уртаклашканнар…
Хәзер исә өлкән Саттаровларның данлыклы нәселе эстафетасын аларның дәвамчылары, Ил Рәхим улының кызлары – сәнгать белгече Лилия ханым белән архитектор-дизайнер Динә ханым, Хәтер Утын еллар күкрәгендә яңадан балкытып, киләчәккә уңышлы төстә илтәрләр диеп, ихластан ышанабыз…

* * *
…Рәхим Сөләйман улының «Тоткынлыкта» дип исемләнгән мәгълүм кулъязма җыентыгы бүгенге көндә, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» кебек үк, Татарстан Республикасының Милли музеенда күз карасыдай кадерләп саклана (ул изге ядкарьне Ил Саттаров 1999 елда музейга үзе тапшырган иде).
Башкортстан белән Татарстанның уртак горурлыгы булып әверелгән каһарман шагыйрь, йөрәк каны белән язылган үлемсез шигырьләре аша, күңеленең сафлыгын, вөҗданының-намусының пакьлеген, ватанпәрвәр-леген бөтен тулылыгы белән ачып бирә. Газиз Ватаныдай сөекле әнисенә багышланган «Рухым гали» дигән шигырендә Рәхим Сөләйман улы:

Тәрбияләдең мине мәгърур итеп,
Баш имәдем әле буй җитеп
Бер дошманга, иркен тын алам:
Кулда – богау, капка – йозакта,
Ләкин рухым иркен, хөр кала! –

дип әйтүе белән, мең мәртәбә хаклы. Көчле рухлылар токымыннан булган әлеге легендар шәхеснең гомер җыры, яңа меңьеллыкта да галибанә яңгыраш табып, күпләгән күңелләрне сөендереп, матур дәвам итә!..

 

Автордан искәрмә: мәгълүм булганча, һәр елны 1 сентябрь «Батырларны Халыкара искә алу көне» буларак билгеләп үтелә. Язмабыз герое Рәхим Саттарның тууына да быел 15 августта 105 ел тулды. Әлеге сәхифә, шуларны истә тотып, яраткан журналыбыз «Мәйдан» өчен махсус әзерләнде.


Комментарий язарга