Логотип «Мәйдан» журналы

Ун татар шагыйре Россия антологиясенә керәчәк

Россия халыкларының заманча балалар әдәбияты һәм заманча шигърият антологияләрендә ун татар шагыйренең әсәре урын алачак. Фото: gossov.tatarstan.ruБүгенге көндә ил күләмендә Россия халыкларының заманч...


Россия халыкларының заманча балалар әдәбияты һәм заманча шигърият антологияләрендә ун татар шагыйренең әсәре урын алачак.



10c8aedec9f24169a0e5d47725ffa482_L Фото: gossov.tatarstan.ru
Бүгенге көндә ил күләмендә Россия халыкларының заманча балалар әдәбияты антологиясе һәм Россия халыкларының заманча шигърияте антологиясе өстендә эш бара. Россиядә гомер кичерүче һәр халык әлеге антологияләргә бишәр заманча авторын тәкъдим итәргә тиеш. Шул уңайдан Татарстанда татар милли әдәбиятын һәм татар әдәби теленә ярдәм итү һәм таныту буенча Редакция Советы төзелгән иде. Аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләде. Әлеге Совет алдында татар халкының милли әдәбияты белән бөтен Россияне таныштырырлык авторларны сайлау бурычы куелды. “Бик күп лаеклы иҗади шәхесләр арасыннан һәр Антологиягә биш авторны гына сайлау бик авыр булды, моның белән генә татар әдәбиятының бөтен байлыгын күрсәтеп булмый”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин Редакция Советының карарлары кабул ителгәннән соң.
Шулай итеп, татар балалар әдәбияты антологиясенә Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Ленар Шәех, Рәшит Бәшәр, Резеда Вәлиева кебек танылган шагыйрьләрнең әсәрләре керәчәк дип хәл ителгән. Ә заманча татар поэзиясе Илдар Юзеев, Ркаил Зәйдулла, Лена Шагыйрьҗан, Разил Вәлиев, Рүзәл Мөхәммәтшин әсәрләре аша тәкъдим ителәчәк.
Бу Антологияләр Россия Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин җитәкчелегендәге Россия халыклары милли телләренә ярдәм итү программасы кысаларында тормышка ашырылачак проектларның бер өлеше генә. Киләчәктә, заманча проза, заманча драматургия, заманча публицистика антологияләрен нәшер итү планлаштырыла. Аларда да кайсы татар авторларының әсәрләре урын алачагын Редакция Советы хәл итәчәк. Аның составында “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бар.

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар