Логотип «Мәйдан» журналы

Ун минутта пешә торган пицца

Плитә өстендә генә пешереп ала торган пицца рецепты духовка булмаган вакытта кулай.Тиз пешереп ала торган пицца камыры өчен...4 аш кашыгы майлы кефир, 4 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 4 аш...



Плитә өстендә генә пешереп ала торган пицца рецепты духовка булмаган вакытта кулай.

Тиз пешереп ала торган пицца камыры өчен...
picca
4 аш кашыгы майлы кефир, 4 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 4 аш кашыгы он, 1 йомырка, бер чеметем тоз, бер чеметем аш содасы кирәк. Шушы әйберләрне кушып, коймак камыры куелыгындагы камыр ясыйбыз. Бу камыр 20 см радиуслы таба өчен чамалап эшләнгән.

Камыр ял итеп алган арада, пицца өчен эчлек әзерлибез. 15 телем колбаса кисәбез, 1 помидор һәм 1 тозлы кыярны боҗралап турыйбыз. 50 грамм чамасы каты сырны угычтан уабыз.

Табаны ут өстенә куеп, җылытып алабыз, майлап җибәрәбез. Кызган табага камырны агызабыз. Камыр өстенә нокталап кетчуп агызабыз. Кыяр телемнәрен тезәбез.
Кыяр өстенә колбаса кисәкләрен куеп чыгабыз, өстенә помидор кисәкләрен куябыз һәм сырны таратып салабыз. Өстенә яшел укроп та сибәргә була. Гомумән, эчлекне һәр хуҗабикә үз теләгәнчә ясый ала. Кем сырны күбрәк ярата, башкалар кыярны күбрәк яки азрак сала ала.

Пиццаны ясап бетергәч, таба капкачын каплыйбыз һәм 8–10 минут сүрән генә утта пешереп алабыз. Сыр эреп беткәч — пицца әзер дигән сүз инде. Камыр пешеп бетсен өчен, ун минуттан бераз озаграк та тотарга була. Көеп китмәсен — утны зур итеп ачмагыз.




Автор: Ләйсән ХАФИЗОВА

Фото: Ләйсән Хафизова

https://intertat.tatar/ash-su/un-minutta-pesh-torgan-pitstsa/

Комментарийлар