Логотип «Мәйдан» журналы

Ун минутта әзер була торган печенье рецепты

Әлеге печеньеның камырына гади генә ингредиентлар алынса да, ул бик тәмле һәм авызда эреп китә торган була. Печенье камырына 1 йомырка, 120 грамм көнбагыш мае, 100 грамм шикәр комы, 200 грамм он, 1 чә...

Әлеге печеньеның камырына гади генә ингредиентлар алынса да, ул бик тәмле һәм авызда эреп китә торган була. 
Печенье камырына 1 йомырка, 120 грамм көнбагыш мае, 100 грамм шикәр комы, 200 грамм он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кирәк булачак.
Йомырка, көнбагыш мае, шикәр комын бергә кушып, күпертеп алабыз. Соңыннан массага камыр көпшәкләндергечне һәм он салабыз да, йомшак итеп камыр басабыз. Камырдан кечкенә шарчыклар ясап, кул белән генә баскалап алабыз.
Печенье “шоколадлы” булсын дисәгез, камырга какао кушарга мөмкин.
Төрле фигуралар белән кисәргә яки гади генә түгәрәк формасы да ясарга мөмкин.
Печенье 200 градуска кадәр җылытылган мичтә 10 минут дигәндә пешеп тә чыга.
 

Фото: Нәсимә Фазлыева 


https://intertat.tatar/news/cooking/21-12-2020/un-minutta-zer-bula-torgan-pechenie-retsepty-5794003

Комментарийлар