Логотип «Мәйдан» журналы

Умартачылар быел юкә балы аз булыр дип фаразлый

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин быел юкә балының аз булачагын әйтте. Ул коры һава торышы белән бәйле.«Узган елны бу вакытта бал сата идек инде. Кызганычка каршы, быел...

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин быел юкә балының аз булачагын әйтте. Ул коры һава торышы белән бәйле.
20.06.2019 - Репортаж с пчеловодом Арского района Ядкарем Мухаммадиевым (фото Салават Камалетдинов)
«Узган елны бу вакытта бал сата идек инде. Кызганычка каршы, быел бал юк әле, умарталар яртылаш буш. Яңгырлар булса, июльдә җыярбыз дип өметләнәбез. Бер ай вакыт бар, көнбагыш чәчәк атачак. Юкә чәчәк атты, әмма бал кортлары юкәгә бармый. Ул эсселек белән бәйле. Дым юк, ә юкә — бик сизгер агач. Юкә балы аз булачак», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында.
Ул шулай ук бал кортларының басуларга сибелә торган пестицидлар белән агулану очраклары булуын да искә алды. «Бу эсседә кортларны ояда тотып булмый. Бал кортлары агуланган очраклар бар», — ди ул.
fk-rjhn
 

Автор: Гөлүзә Ибраһимова 


Фото: Салават Камалетдинов, Солтан Исхаков


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/24-06-2021/umartachylar-byel-yuk-baly-az-bulyr-dip-farazlyy-5827943

Комментарийлар