Логотип «Мәйдан» журналы

Укытучылыкка белем һәм сәләт буенча сайлыйлар

Татарстан мәктәпләре өчен белемле, сәләтле укытучыларны максатчан рәвештә әзерләүгә керешәләр. Педагог булырга теләүчеләрне моннан соң вак иләк аша уздырып, иң-иңнәрен генә сайлап алачаклар. Сынауларн...


Татарстан мәктәпләре өчен белемле, сәләтле укытучыларны максатчан рәвештә әзерләүгә керешәләр. Педагог булырга теләүчеләрне моннан соң вак иләк аша уздырып, иң-иңнәрен генә сайлап алачаклар. Сынауларны лаеклы үткәннәр исә уку дәвамында ай саен 15 мең сумлык стипендия алачак һәм тулай торак белән тәэмин ителәчәк.



882f452a94543838935ac4031b9c5586_L
Әле күптән генә булачак абитуриентлар “Беркая да керә алмасам, укытучылыкка булса да барырмын”, ˜– дип фикерли иде. Бердәм дәүләт имтиханы кертелгәннән соң, вазгыять берникадәр үзгәрде. Вузларда хәзер педагогик белгечлекләргә дә бик җитди конкурс күзәтелә. Әйтик, узган елда Казан федераль университетында укытучы булырга теләүчеләрнең уртача баллы 74 булган. Быелдан педагогик кадрлар әзерләүгә өр-яңача караш укытучы һөнәренең абруен тагын да үстерергә ярдәм итәчәк.
– Министрлык каршында глобаль бурыч тора — республика мәктәпләрендә белем сыйфатын арттыру. Моның өчен иң мөһим фактор булып мәгариф системасына яшь, талантлы, заманча педагогик технологияләрне яхшы белгән укытучыларны җәлеп итү тора.  Башка илләр тәҗрибәсеннән күренгәнчә, педагогик кадрларны укытуга, аларның квалификациясен үстерүгә тотылган финанслар иң яхшы нәтиҗә бирә, – дип билгеләп үтте Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев.
Бүгенге көндә республика мәктәпләрендә 36 меңнән артык педагог эшли. Республикабыз бу укытучылар белән горурлана. Аларның тырышлыгы укучыларыбызның уңышларында ачык чагыла. Татарстан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча ил күләмендә беренче бишлеккә керә,  бөтероссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча республикабыз бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.
Әмма педагогик кадрларны яшәртү эшчәнлеге даими алып барылырга тиеш. Әйтик, быел 35 яшьтән кечерәк педагоглар өлешен республикабызда 25,5 процент дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куелган. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 25,08 процент тәшкил итә. Әмма Тимерхан Алишев сүзләренчә, яшь укытучылар саны арту белән бергә пенсия яшендәге педагоглар саны да күбәя. Быел өлкән яшьтәге мөгаллимнәр өлеше – 14 процентка җиткән.
Яңа максатчан кабул итү программасы исә укытучы булу теләге белән янган, бу һөнәргә чын сәләте булган белемле егет-кызларны сайлап алуны күздә тота. Ә ай саен аларны укытуга тотылган чыгымнар — студентларның укуын тәмамлагач, алдан билгеләнгән мәктәпләргә кайтып эшләү гарантиясе булып тора.
Аерым белгечлекләргә (шул исәпән укытучылыкка да) максатчан кабул итү инде күп еллар гамәлдә. Район-шәһәрләр үзләрендә булган ихтыяҗларны күздә тотып, абитуриентларны югары уку йортларына юллый иде. Әмма, кызганычка, мондый максатчан кабул итү көтелгән нәтиҗәне бирмәде:  бу рәвешле вузларга кабул ителгәннәрнең күпчелеге укуын тәмамлаганнан соң, туган якларына кире кайтып эшләү урынына эзсез югала торды.
– Ел саен 200гә якын чыгарылыш сыйныф укучысы педагогик белгечлекләргә Казан федераль университетына, Алабуга һәм Чаллы педагогика университетларына алыначак. Укып бетергәннән соң алар үз шәһәр-авылларына кайтырга тиеш.  Шуның өчен алар ай саен 15 мең сум күләмендәге стипендия алачак һәм тулай торак белән тәэмин ителәчәк, – дип аңлатты Тимерхан Алишев.
Бу программа кысаларында иң зур ихтыяҗ булган фәннәрдән педагогларны әзерләргә җыеналар. Болар: математика, физика, химия, информатика, башлангыч сыйныфларда педагогика юнәлешләре. Муниципаль берәмлекләр белән эш көз аенда ук башланган. Һәр районның укытучы кадрларга ихтыяҗы билгеләнгән һәм һәркайсына квоталар билгеләнгән. Шул рәвешле һәр район башта эчке конкурсын үткәргән һәм 400гә якын потенциаль кандидатны билгеләгән.
Соңгы ике атнада Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, психологлар, педагоглар районнарда сайланган кандидатларның һәркайсы белән танышып чыккан. Сөйләшү, тестлар ярдәмендә әлеге егет-кызларны идеаль укытучы образына туры килү-килмәве ачыкланган. Потенциаль педагогларны өч зонага бүлгәннәр – яшел, сары һәм кызыл.  Яшел зонадагылар – укытучылык һөнәренә чын сәләте булганнар – БДИны уңышлы тапшырсалар, алар берсүзсез вузга кабул ителәчәк. Мондыйлар 160 кеше булган. Сары зонадагылар БДИны югары балларга тапшырсалар, укытучылыкка алыначак. Кызыл зонадагыларның исә БДИда югары баллар күрсәтсәләр дә, гомер укытучы буласылары юк. Һәм мондыйлар 50гә якын исәпләнгән.
Укытучы булырга теләк белдергән егет-кызлар БДИ тапшырганнан соң төгәл рейтинг төзеләчәк һәм булачак студентлар сайланачак. Шуннан соң алар үзләрен максатчан белем алырга юллаган башкарма комитет белән килешү төзи.  Аның нигезендә муниципалитет ай саен 15 мең күләмендә стипендия түләргә (район республика казнасыннан субсидияләнә) һәм студент укуын тәмамлагач аны эш белән тәэмин итәргә тиеш. Студент, үз чиратында, билгеләнгән мәктәпкә кайтып 5 ел эшләргә ризалаша. Бу уйдан кире кайткан очракта, ул дәүләт тарафыннан тотылган чыгымнарны (дүрт елда бу  сумма 720 сумга җыела) үз хисабыннан капларга тиеш.
Быел максатчан кабул итү программасына барлыгы 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Өч районның кандидатлары белгечләр  белән аралашудан соң кызыл зонага эләккән. Шунлыктан бу программада 43 муниципаль берәмлек кенә катнашачак. Әмма, әйткәнебезчә, вәзгыять БДИ нәтиҗәләре билгеле булганнан соң гына тулысынча ачыкланыр дип көтелә. Укытучылыкка ачык сәләте булган кандидат БДИны начар тапшырса, ул шулай ук төшеп калачак.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар