Логотип «Мәйдан» журналы

Укучыларыбыз күчтәнәче. Саҗидә Галиева

Рәнҗемәче, авылРәнҗемәче, авыл, балаларыңБер-бер артлы ташлап киткәнгә.Дәрья булып үкенүләр ташый,Кире кайту юк шул үткәнгә.Рәнҗемәче, авыл, һәр күңелгәТөзәлмәслек яра салынган.Туган туфрак тарткан ба...

Рәнҗемәче, авыл


Рәнҗемәче, авыл, балаларың
Бер-бер артлы ташлап киткәнгә.Дәрья булып үкенүләр ташый,
Кире кайту юк шул үткәнгә.
Рәнҗемәче, авыл, һәр күңелгә
Төзәлмәслек яра салынган.
Туган туфрак тарткан балаларың
Өянкеләр җырын сагынган.
Күтәрүе авыр хыянәтне,
Кичералсаң, авыл, кичерче.
Хәтерләрне күпер итеп бүген
Урамыңда тагын йөрикче.
Рәнҗемәче, авыл, гомерлеккә
Йөрәкләрдә калдың уелып.
Киереп ачып хәтер капкаларын,
Балаларың кайтты җыелып.
Рәнҗемәче, авыл...
 
* * *
Сабантуйлар җитсә, әйләнәм дә
Тагын кайтам туган ягыма.
Чаптар атлар кебек күңел оча
Ык буена, үсмер чагыма.
Саумы, авыл, саумы, әй яшьлегем!
Күпме истәлекләр сакланган.
Күмелсә дә эзләр, хатирәләр
Каен суларыңдай саф калган.
Бөдрә болытларга башым куеп,
Тагын кайтам балачагыма.
Чаптар атлар кебек күңел оча
Калморзага – туган авылыма.
 
* * *
Авыр сулап: «Дөнья кырыс, – дибез, –
Бу елларны ничек үтәрбез?»
Тик сизмибез: гомер йомгагын да
Кабаланып, ашыгып сүтәбез.
Яз кояшын күреп баш калкыткан
Бөреләрне күрми үтәбез.
Тик бүгенге кабатланмас дөнья –
Чәчәкләрне таптап китәбез.
Мизгелләрне артка куалыйбыз,
Киләчәктән нидер көтәбез.
Ашыгабыз: «Тизрәк, тизрәк», – дибез,
Һаман нидер өмет итәбез.
Еллар кырыслыгын сылтау итеп,
Тормыш юлын ашыгып үтәбез.
 
* * *
Япь-яшь килеш читкә китте,
Тартты шул шаулы кала.
Язмыш кочагына керде
Авылдан чыккан бала.
Сызганып эшкә җигелде
(Каршы килүләр кая?!)
Эшләп ашарга күнеккән
Авылдан чыккан бала.
Бер кайгысыз яши, димә,
Син күзләренә кара:
Туган йортын сагынып яши
Авылдан чыккан бала.
Үксеп елыйсылар килә –
Күңелне моңнар сара.
Тик ярамый – ятлар күрә,
Йөрәктә калсын яра.
Авылдан чыккан бала шул,
Авылдан чыккан бала.
Саҗидә Галиева,
Чаллы.

Комментарийлар