Логотип «Мәйдан» журналы

Украинадан терлек азыгы кертүне тыйдылар

Россельхознадзор1 август аеннан терлекләрне Украинада җитештерелгән азык һәм азык өстәмәләре белән тәэмин итүне вакытлыча чикләде. Сәбәбе: Украина азыклары партиясендә ген-модификацияләнгән компонентл...





Россельхознадзор1 август аеннан терлекләрне Украинада җитештерелгән азык һәм азык өстәмәләре белән тәэмин итүне вакытлыча чикләде. Сәбәбе: Украина азыклары партиясендә ген-модификацияләнгән компонентлар табылган.



68b6a9c352817b61bd7ff9822a66eb54 Фото: agroinvestor.ru
Шулай ук Россельхознадзор тере кошлар һәм инкубация йомыркалары, кош ите һәм эшкәртелмәгән кош продукциясен, шулай ук Франциянең Аверон департаментыннан кошлар өчен кайбер азыкларны кертүне тыйды. Бу чикләүләр әлеге департамент территориясендә кош гриппы теркәлү белән бәйле.
 
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

 

Комментарийлар