Логотип «Мәйдан» журналы

Уйларымда синең яннарыңа

Уйларымда синең яннарыңаСине сөйгән җаным ашкынаКүрешкәндә үзем кирәк сүзнеӘйтә алмый калам еш кына. Бигрәк иркә булып күренәсеңИркәм дисәм хәтерең калмасын.Иркәлән дип сине иркәләргәКыюлыкны кая...

Уйларымда синең яннарыңа
Сине сөйгән җаным ашкына
Күрешкәндә үзем кирәк сүзне
Әйтә алмый калам еш кына.
 
Бигрәк иркә булып күренәсең
Иркәм дисәм хәтерең калмасын.
Иркәлән дип сине иркәләргә
Кыюлыкны каян аласы.
 
Балачагыңда гөлнең матуры син,
Гөлкәем дип әллә дәшимме?
Алай дисәм, күзем тияр сыман
Юк сәбәпләр табып яшим.
 

Дамир ГАРИФУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар