Логотип «Мәйдан» журналы

Үгез елын каршылауның биш кагыйдәсен белегез!

2021 елны каршылаганда кайбер нечкәлекләрне истә тотсагыз, уңыш, байлык, мәхәббәт сезгә үзләре килер!Беренче кагыйдә – Яңа елны гаиләгез белән өйдә, иң якын кешеләрегез арасында каршыларга кирәк. Үгез...

2021 елны каршылаганда кайбер нечкәлекләрне истә тотсагыз, уңыш, байлык, мәхәббәт сезгә үзләре килер!
Беренче кагыйдә – Яңа елны гаиләгез белән өйдә, иң якын кешеләрегез арасында каршыларга кирәк. Үгез ялгызлыкны яратмый. Җылы гаилә мөнәсәбәтләре, якын кешеләрнең бер өстәл артына җыелуы аның күңеленә хуш килер.
Икенчедән, Үгез гадилек ярата. Бернинди шапырыну, мактану булырга тиеш түгел. Якыннарыгызга бүләк сайлаганда да кирәкле, һичшиксез кулланылачак әйберләр сайлагыз.
Элегант классика һәм экостиль – моны да Үгез елын каршылаганда истә тотарга кирәк. Киемдә бернинди кычкырып торган төсләр, артык ялтыр-йолтырлар, арзан бижутерия булмаска тиеш. Киемегездә дә, өегезне бизәгәндә дә ике вариант бар – тантаналы классика һәм экостиль (барлык нәрсә дә табигый тукымадан, материалдан булырга тиеш).
Дүртенче кагыйдә – гадилек, ләкин күптөрлелек. Бу табынга кагыла. Өстәлдә ризык күп булсын, ләкин алар гади һәм аңлаешлы, һәркемгә таныш булса яхшы. Үгезнең нәрсә яратканын истә тотып, басымны яшелчә салатларына, сөт ризыкларына ясарга була.
Һәм соңгысы – чисталык һәм тәртип. Үгез – эре хайван, аңа урын күп кирәк. Шуңа кирәкмәгән чүп-чардан, кулланылмаган әйберләрдән арынырга һәм генераль җыештыру оештырырга кирәк булыр.
 

Фото: https://twitter.com/


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/gez-elin-karshilauni-bish-kagiyd-sen-belegez-612459/

Комментарийлар