Логотип «Мәйдан» журналы

Уфадагы «Нур» татар дәүләт театры тамашачылары өчен китапханә оештыра

Башкортстанның Уфа «Нур» татар дәүләт театры тамашачылары өчен китапханә оештыра. Әлеге эштә һәр кеше, тамашачылар катнаша ала.«Укырлык, дәрәҗәле китап булырга тиеш һәм кем бүләк иткәнен-автограф кую...

Башкортстанның Уфа «Нур» татар дәүләт театры тамашачылары өчен китапханә оештыра. Әлеге эштә һәр кеше, тамашачылар катнаша ала.ufa
«Укырлык, дәрәҗәле китап булырга тиеш һәм кем бүләк иткәнен-автограф кую сорала. „Нур“ театры хезмәткәрләре биредәге китапханә тамашачыларның һәм килгән кунакларның тамашалар алдыннан әдәби-мәдәни зәвыгын арттырыр, киңәйтер, дип ышана», диелә Театрның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә игъланда.
Башкортстан татар яшьләре һәм Акмулла исемендәге БДПУ студентлар хәрәкәте активисты Юлай Низаев язучы һәм шагыйрь, журналист, премияләр лауреаты, «Чакмагыш чаткылары»на нигез салган, кадерле карт әтие Әгъдәл Низаевның (1937-2018) «Шомырт чәчкә атканда» китабын бүләк итеп тапшырган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Чакмагыш чаткылары» район әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Юлай Низаев беренчеләрдән булып китапханә оештыру эшендә катнашкан. Аңа бүләк итеп чакыру билеты биргәннәр, диелә хәбәрдә.
 

Фото: http://tatar-congress.org 


https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/18-01-2021/ufadagy-nur-tatar-d-l-t-teatry-tamashachylary-chen-kitaphan-oeshtyra-5799748

Комментарийлар