Логотип «Мәйдан» журналы

Уфада милли киемнәр бәйрәме оештыралар

Башкортстан башкаласында милли киемнәр бәйрәме булачак. Әлеге чара Уфада 9 июньдә “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале кысаларында узачак, дип хәбәр итә “Башинформ”. Фото: www.bashinform.ruБашк...

Башкортстан башкаласында милли киемнәр бәйрәме булачак. Әлеге чара Уфада 9 июньдә “Евразия йөрәге” Халыкара сәнгать фестивале кысаларында узачак, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Фото: www.bashinform.ru
Башкортстан Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада яшәүче йөзгә якын милләт халкының милли киемнәре бәйрәме халыкларның бердәмлеген күрсәтәчәк. Бәйрәмнең иң төп чарасы булып, үз милләтенең киемнәрен киеп чыккан кешеләрнең урамнар буйлап баруы планлаштырыла.
Парадта теләге булган һәркем катнаша ала. Шартлар фестивальнең рәсми сайтында, Башкортстан халыклары Дуслык йорты сайтында урнаштырылачак.
2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Башкортстанда 160 милләт халкы яши дип исәпләнә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар