Логотип «Мәйдан» журналы

Тузганак балы

Тузганак белән лимоннан бал ясау өчен 300 данә тузганак чәчәге, 1,2 литр су, 2 лимон, 2,5 кг шикәр комы кирәк була. Чәчәкләрне юып саркытканнан соң кәстрүлгә салабыз да, шуңа 1,2 литр су , иттарт...

Тузганак белән лимоннан бал ясау өчен 300 данә тузганак чәчәге, 1,2 литр су, 2 лимон, 2,5 кг шикәр комы кирәк була.
 
Чәчәкләрне юып саркытканнан соң кәстрүлгә салабыз да, шуңа 1,2 литр су , иттарткыч аша уздырылган 2 лимон кушып кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 10 минут утта тотабыз һәм 1 тәүлеккә төнәтергә куябыз. Икенче көнне сөзеп, 2,5 килограмм шикәр комы салып, янә 1.5 сәгать кайнатабыз. Кыш буена сыек килеш саклана торган бал рецепты бу. Әле тузганаклар чәчәк аткан мәл. Эшләп карагыз.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар