Логотип «Мәйдан» журналы

Айсылу Габдиновадан тутырма рецепты

Җырчы Айсылу Габдинова инстаграм сәхифәсенә тутырма ясау рецептын куйган.«Бу рецепт әниемнеке. Кичә ул мине искиткеч тутырма белән сыйлады, телне йотарлык! Сезнең белән дә бүлешәбез, ясап карагыз әле»...

Җырчы Айсылу Габдинова инстаграм сәхифәсенә тутырма ясау рецептын куйган.135819090_789595075292717_1775088914387631976_n
«Бу рецепт әниемнеке. Кичә ул мине искиткеч тутырма белән сыйлады, телне йотарлык! Сезнең белән дә бүлешәбез, ясап карагыз әле», — ди ул.
Кирәкле ингредиентлар: юан сыер эчәгесе, 1 кг майлы сыер яки ат ите, 3-4 баш суган, ярты стакан дөге, 4-5 бәрәңге, 1 стакан шулпа яки су, тоз, кара борыч.
Ит, бәрәңге, суганны вак итеп турыйбыз, юылган дөге, тоз, борыч салып болгатабыз;
Яхшылап юылган эчәккә (тишелгән була күрмәсен) шушы массаны салабыз, шулпа (яки су) өстибез. Бик тыгызламыйча тутырабыз (3/2 өлеш тирәсе булырга тиеш);
Җеп белән яхшылап башын бәйлибез;
Суга тоз салып, кайнатырга куярга, кайнап чыккач 1сәг 40 минут пешерергә;
45 минут кайнагач, энә белән берничә урыннан тишәргә.
Пешеп чыккач, бераз суытып, кисеп, табынга куярга. Телеңне йотарлык тәмле була.
 

Фото: Салават Камалетдинов, https://www.instagram.com/aisylu_gabdinova


https://intertat.tatar/news/cooking/16-01-2021/aysylu-gabdinovadan-tutyrma-retsepty-5797955

Комментарийлар