Логотип «Мәйдан» журналы

Түтәлдәге сарымсак саргая башласа, нишләргә?

Июньдә сарымсак яфраклары саргая башларга мөмкин. Бу хәлгә бакчачыларның күбесенең игътибар иткәне бардыр. Яфраклары саргаю үсемлеккә нидер җитмәвен аңлата. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сыл...



Июньдә сарымсак яфраклары саргая башларга мөмкин. Бу хәлгә бакчачыларның күбесенең игътибар иткәне бардыр. Яфраклары саргаю үсемлеккә нидер җитмәвен аңлата. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» яза.



sarymsak-sargaya


Сарымсак дым я азот җитмәсә саргая.




Майдан июнь уртасына кадәр сарымсакка атнасына ике тапкыр су сибегез, аннары 7 көнгә бер тапкыр сипсәң дә җитә. Уңыш җыярга өч атна кала сарымсакка су сибүне туктатырга кирәк.




Сарымсак түтәлләрен гел йомшартып торырга кирәк.




Май башында һәм уртасында сарымсакка азотлы ашлама кертегез. Моның өчен 10 литр суга 10 мл нашатырь спирты кушыгыз һәм үсемлекләргә шушы эремәне сибеп чыгыгыз. Аммиак селитрасы сатып алып, аның тартмасында күрсәтелгәнчә сибәргә дә була.


 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар