Логотип «Мәйдан» журналы

Түрә ханым законсыз рәвештә үзенә 150 мең сум акча күчергән

Әлмәт шәһәр суды аны гаепле дип тапты.Районның бер муниципаль органы вәкиле, 43 яшьлек ханым үзенең вазифаи вәкаләтләреннән файдаланып, үзенә хезмәт хакын арттырып язып барган. Шул рәвешле алдау юлы б...

Әлмәт шәһәр суды аны гаепле дип тапты.
1362449269_Krasnoyarskie-chinovniki-
Районның бер муниципаль органы вәкиле, 43 яшьлек ханым үзенең вазифаи вәкаләтләреннән файдаланып, үзенә хезмәт хакын арттырып язып барган. Шул рәвешле алдау юлы белән җирле бюджеттан акча алган. Килгән зыян 150 мең сумнан артып китә. Түрә ханым акчаларны казнага кире кайтарган инде. Суд аны гаепле дип табып, 1 ел сынау вакыты биреп, шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән хөкем итте.
 
http://www.almet-rt.ru

Комментарийлар