Логотип «Мәйдан» журналы

Тупыллар (киная)

Күзләр – яшьле, күзләр дымлы һаман –Җаннан узган тояк тупырдап.Ни булды дип нигә сорамыйсыз?!Мамык коя бүген тупыллар! Бетмәс томау – миндә, дөньясында!Чабуларга йөри тагылып!Без нигә соң болай б...

Күзләр – яшьле, күзләр дымлы һаман –
Җаннан узган тояк тупырдап.
Ни булды дип нигә сорамыйсыз?!
Мамык коя бүген тупыллар!
 
Бетмәс томау – миндә, дөньясында!
Чабуларга йөри тагылып!
Без нигә соң болай булдык дисәң,
Һаман да шул тупыл мамыгы!
 
Телгә тилчә чыккан – бу галәмәт
Бизгәк сыман йокты ни ара!
Шул тупыллар! Бүген мамык чөеп,
Бакый җилгә, имеш, иярә.
 
Бәхет качты – янә үзләренә
Күтәрелеп йодрык болгадык.
Илдә, башта, аяк астыбызда
Тупыл мамыгыннан боламык.
 
Карт агачка, бәлки, барыбердер
Безнең җанның нәфрәт кабыгы.
Гаеплене таптык – менә рәхәт –
Һаман да шул тупыл мамыгы!
 

Гөлүсә БАТТАЛОВА


Фото: pogoda.mail.ru



«Мәйдан» №12, 2020 ел.


 

Комментарийлар