Логотип «Мәйдан» журналы

Туңдырылган җиләктән пирог пешерү серләре

Кышка җиләк-җимешне туңдырып куярга өйрәндек.

 Булмаса, сатып алу да проблема түгел хәзер. Ә менә алардан пирог пешерүнең берничә сере бар.

Беренчедән, пирогка салыр алдыннан туңдырылган җиләкне эретмәгез. Пирогка артык сыекча кирәкми.

Җиләкләрне онда яисә крахмалда аунатып алыгыз, югыйсә, алар бер-берсенә ябышачак. Он артык сыекчаны да үзенә ала.
Пешерү вакытын бераз арттырыгыз.
Камырга майны артыграк салсагыз да әйбәт булачак. Ул җиләкләрдән агып чыккан сутны “йотачак”.
Туңдырылган җиләк-җимеш белән ачык пироглар пешерү яхшырак. Алар матур да, артык сутлары да парга әйләнәчәк.
 
 

 

Фото: https://kiziltan.ru/ 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-12-11/tu-dyrylgan-il-kt-n-pirog-pesher-serl-re-671865

 

Комментарийлар