Логотип «Мәйдан» журналы

“Тун астында селедка” салатын кемнәргә ашарга ярамый?

Дистәләрчә еллар табын күрке булган кабымлыктан күпләргә баш тартырга туры килмәгәе.Бу салат инде берничә дистә ел бәйрәм табыннарын бизи. Искерми дә, биздерми дә, дигәндәй. Тик белгечләр күпләр яратк...


Дистәләрчә еллар табын күрке булган кабымлыктан күпләргә баш тартырга туры килмәгәе.


seld-pod-shuboj
Бу салат инде берничә дистә ел бәйрәм табыннарын бизи. Искерми дә, биздерми дә, дигәндәй. Тик белгечләр күпләр яраткан бу кабымлыктан баш тартырга куша.
Табиб-диетолог Елена Соломатина белдерүенчә, әлеге салатның составындагы май һәм углеводларның артык күп булуы организм өчен куркыныч. Аның сүзләренә караганда, бу кабымлык аеруча гликемик индексы югары яисә углеводларның глюкозага йогынтысы булган кешеләргә ярамый.
"Термик эшкәртелгән яшелчәләр крахмал бүлеп чыгара, ул кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра. Бу хәл шикәр чире белән авыручылар өчен аеруча куркыныч тудыра”, - ди Соломатина.
Табиб бу ризыктан гипертоникларга, атеросклероздан, артык авырлыктан җәфа чигүчеләргә да баш тартырга киңәш итә. Яшелчәләрдән бигрәк, монда балык белән майонезның бергә кушылуы да файдага түгел, дип кисәтә белгеч.


Фото: 1000.menu


Автор: Юлия Төхбәтуллина, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар