Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районында югалган балыкчыларның киеме табылган

15 октябрь көнне югалган балыкчыларның берсенең курткасы табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.8 октябрьдә Маратк...

15 октябрь көнне югалган балыкчыларның берсенең курткасы табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
5063
8 октябрьдә Маратканов һәм Белоконев җиңел машинада Камага балыкка киткән. Көндезге сәгать 3ләрдә алар яр буенда машиналарын калдырганнар һәм «Эндвенгер» көймәсендә балык тотарга киткәннәр. Алар билгеләнгән вакытта өйләренә кайтмаган һәм элемтәгә дә чыкмаган.
Иртән 9 октябрьдә аларның туганнары диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына балыкчылар югалуы турында хәбәр иткән. Шул көннән башлап бүгенгә кадәр аларны эзләү дәвам итә.
Табылган кием Мараткановныкы һәм элек балыкчы көймәсе табылган урыннан 150 метр ераклыкта табылган. Ир-атның туганнары – хатыны, малае һәм апасы куртка, чыннан да, аныкы булуын раслаган.
Берничә көннән көймә, ә шимбә бер балыкчының курткасы табылган.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар