Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районында «Татар халык курчагы» районкүләм күргәзмә-бәйгесе бара

Татар милләте мәдәниятен, халык иҗатын саклап калу, туган як, татар халкы тарихына кызыксыну уятуга, яңа сәләтләр ачуга һәм башка төрле максатлар белән оештырылган әлеге бәйге ике этаптан тора. Беренч...

Татар милләте мәдәниятен, халык иҗатын саклап калу, туган як, татар халкы тарихына кызыксыну уятуга, яңа сәләтләр ачуга һәм башка төрле максатлар белән оештырылган әлеге бәйге ике этаптан тора.
3a13a3c1-fe06-45b4-aabd-05827af0b46f
Беренче сайлап алу этабы 2-8 ноябрь көннәрендә районның мәдәният, белем бирү учрежденияләрендә үтә, конкурс эшләренә махсус комиссия әгъзаләре бәя бирә. Бәйгенең икенче этабы, финал өлеше ноябрьдә, Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда районкүләм «Чишмә башы» («Истоки») фольклор смотр-конкурсының финал туры кысаларында узачак. Бәйге дүрт яшь төркемендә, 7 яшьтән алып 18 яшькәчә, балалар, яшүсмерләр арасында үтәчәк. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнеп, дипломнар, грамоталар, истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә «Якты юл» газетасы.

Комментарийлар