Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай районы Теләнче Тамак авылында чишмә бәйрәме уздырылды

Щлеге чишмә төзекләндерүдән соң ачылды. Яңартылган чишмәне «Изге» дип исемләделәр. Бу хакта"Якты юл" газетасы хәбәр итә. Фото: tukai-rt.ruИң беренче итеп авыл аксакаллары намаз укыдылар. Авылның абыст...

Щлеге чишмә төзекләндерүдән соң ачылды. Яңартылган чишмәне «Изге» дип исемләделәр. Бу хакта"Якты юл" газетасы хәбәр итә.
2496 Фото: tukai-rt.ru
Иң беренче итеп авыл аксакаллары намаз укыдылар. Авылның абыстае шулай ук догалар укыды. Бирегә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова да килде.
"Авылыбызда яңа чишмә пәйда булды. Әлеге изге эштә авыл халкының өлеше зур. Алар үзара салым җыюда актив катнаштылар, - дип, рәхмәт сүзләре әйтеп, тантананы Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов ачып җибәрде.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгелләре килеп җитте. Кызыл тасманы район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Теләнче Тамак авылының интернат-мәктәп директоры Наил Вәлиев һәм озак еллар механизатор булып эшләгән, чишмәне төзекләндерүдә актив катнашкан Дамир Гайнетдинов кисте. Изге чишмәдән беренчеләрдән булып су алырга дип авылның хөрмәтле өлкән хатын-кызлары төште.
Соңыннан бәйрәм тантанасын үзешчән сәнгать осталары үзләренең җырлары, шигырьләре, моңлы көйләре белән бизәде.
 

Комментарийлар