Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай иҗатын бәйгеләр аша барлыйлар

“Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы” – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шундый исемдәге республикакүләм әдәби-музыкаль бәйгенең зональ туры Чаллы Үзәк китапханәсендә...


“Һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы” – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шундый исемдәге республикакүләм әдәби-музыкаль бәйгенең зональ туры Чаллы Үзәк китапханәсендә дә узды.



382d4f3887bb92e8247b5635e32b61d2_L
Бу бәйгедә Тукай иҗатын сөюче элемтә хезмәткәрләре катнашып, үз сәләтләрен күрсәтә алды. Мәгълүм булганча, шагыйрьнең юбилее уңаеннан оештырылган иҗади ярышның башта районнарда сайлап алу турлары үткән иде, аннан төрле шәһәрләрдә зональ турлар старт алды.
Шулай итеп, Чаллыда “Таттелеком” җәмгыяте һәм Үзәк китапханәнең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тырышлыгы белән оештырылган әлеге әдәби-музыкаль бәйгедә Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Түбән Кама, Алабуга элемтәчеләреннән тыш, Чаллы китапханәчеләре, мәктәп укучылары, тәрбиячеләр, педагоглар, студентлар, спортчылар да көч сынашты. Әлеге вакыйганы тамаша кылырга китапханәнең китап укучылары, студентлар, мәктәп укучылары, әдәбиятка гашыйк шәһәр халкы җыелды. Якташларына рухи яктан ярдәм итү өчен һәр районнан да вәкилләр килгән иде.
Бәйгедә биш төрле номинация каралган: “Нәфис сүз”, “Вокал”, “Хореография”, “Инструменталь жанр” һәм “Театр жанры”. Төп шарт – башкарылачак әсәр Тукайныкы яки аңа багышлап язылган булырга тиеш. Иң күп тапкыр башкарылган әсәр – “Туган авылым” булды. “Туган тел” әсәре исә дүрт төрле телдә сөйләнде һәм җырга да салынды. “Кәҗә белән Сарык” әсәрен театральләштереп куючылар булды.
Чарада язучы, җәмәгать эшлеклесе, 2016 елда Габулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә кандидат Фәүзия Бәйрәмова да катнашты. Ул халыкны шагыйрьнең тормыш юлы һәм аның әсәрләре белән таныштырды.
“Тукай мирасы” исемле китап күргәзмәсе, “Тукай дөньясы” дигән декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре экспозициясе, Тукай иҗаты буенча стена газеталары күргәзмәсе, шәһәр музее экспонатлары ярдәмендә эшләнгән “Шагыйрь яшәгән чор чагылышы” экспозициясе – барысы да халыкны көн дәвамында Тукай иҗатына якынайтты.
Әдәбият һәм сәнгать белгечләреннән төзелгән мәртәбәле жюри карары нигезендә, әлеге турның җиңүчеләре итеп, “Таттелеком”ның Чаллы элемтә узелында өлкән белгеч булып эшләүче Люция Ягафарова һәм армрестлинг буенча дөнья чемпионы Миләүшә Гыймранова табылды. Алар быелның апрелендә Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Тукай музеена юл тотачак. Анда бәйгенең финал өлеше һәм шагыйрьнең юбилее уңаеннан зур бәйрәм чаралары көтелә.
9465



Рәйсә САЛИХОВА

Комментарийлар