Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай

Әй Тукай, ил һәм гасырдаялкының янган Тукай;Ай-кояштан, хөррияттәняктылык алган Тукай!Шигъриятең турылардантурырак бер юл табып,Караңгы төн караңгысыняшендәй ярган Тукай!Булып әнкәң —иркен Ватан,бәхет...

Әй Тукай, ил һәм гасырда
ялкының янган Тукай;
Ай-кояштан, хөррияттән
яктылык алган Тукай!
Шигъриятең турылардан
турырак бер юл табып,
Караңгы төн караңгысын
яшендәй ярган Тукай!
Булып әнкәң —иркен Ватан,
бәхеткә хаклы Ватан,—
Шунда шифаң, таңгы чыгың,
яңгырың яуган Тукай!
Үлмәгән, тик горур очкан
мәһабәт лачын сыман,
Бер минутка тауга кунып,
канатын япкан Тукай!
Ил белән бергә үлемсез,
яшәүчән бер ир булып,
Тик ял иткән, йокымсырап,
уйланып яткан Тукай!
Үлемсезлек, бөеклекнең
ачкычын алган Тукай,
Әй Тукай, ил һәм гасырда
ялкының янган Тукай!
 

Шәрәф МӨДӘРРИС



Фото: https://kakoyprazdnik.com/


 

Комментарийлар