Логотип «Мәйдан» журналы

Туймазыда "Үзем җырлыйм, үзем уйныйм" бәйгесе үтте

Башкортстанның Туймазы районында һәм шәһәрендә гармунчы-җырчылар арасында “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле II төбәкара конкурсның йомгаклау өлеше үтте. Әлеге бәйге күренекле җырчы, тальянда уйнау ос...


Башкортстанның Туймазы районында һәм шәһәрендә гармунчы-җырчылар арасында “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле II төбәкара конкурсның йомгаклау өлеше үтте. Әлеге бәйге күренекле җырчы, тальянда уйнау остасы Фән Вәлиәхмәтов башлангычында икенче тапкыр оештырылды.




0A63BE6F-2313-4D84-9B15-0EAE3917443C_cx0_cy4_cw0_w987_r1_s_r1
Ил дәрәҗәсендә мондый ярышның әле булганы юк иде. Аның беренчесе 2014 елда узды. Фән Вәлиәхмәтов гомере буе тальянда үзе уйнап үзе җырлаучы талант иясе. Әлеге конкурсны да ул үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештыра. Үзенең уй-ниятләрен тормышка ашыруда теләктәшләрен дә таба. Матди яктан беренче ярышны оештыруга Туймазы районындагы танылган эшкуар һәм композитор Фәнир Галимов ярдәм итсә, рухи әзерлегендә “Рамазан” төрки милли-агарту җәмгыяте рәисе Марат Шәриповка таяна.
Быелгы бәйгедә катнашу теләген 50дән артык сәләт иясе белдерә. Әмма беренче сайлап алу турын (җибәрелгән видеоязмаларны карау) 34 кеше генә үтә. Икенче тур Туймазы районының Төмәнәк авылы мәдәният сараенда оештырылды. Сәнгать ярышына Башкортстан белән Татарстаннан тыш илнең башка төбәкләреннән дә байтак кеше килгән.
Фән Вәлиәхмәтов җитәкләгән жюри төркеменә танылган җырчы һәм композиторлар Фәдис Ганиев, Зифа Нагаева, Мәгариф Әхмәдиев, Илгиз Закиров, Марат Шәрипов, Фәнир Галимов керә. Конкурсантлар ике төркемгә бүленә – 20 яшькә кадәргеләр һәм 20дән 50 яшькәчә. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге – хатын-кыз башкаручыларның да күп булуы. Сынауда катнашучылар тальянда йә ике рәтле гармунда ( хромкада) уйнап икешәр җыр башкара.
8 яшьлек Рушана Янгирова чыгыш ясый

8 яшьлек Рушана Янгирова чыгыш ясый


Конкурсның сайлап алу өлешенең Төмәнәк авылында үтүе гаҗәп түгел. Бу авылда яшәүче композитор Фәнир Галимов төрле яклардан җыелган сәләт ияләренә уңайлыклар тудыруны үз өстенә алган. Конкурсны карарга авылдашлар да күп килгән, конкурсантларны көчле алкышлары белән дәртләндереп торды алар.
Бәйгенең йомгаклау өлеше Туймазы шәһәренең “Родина” мәдәният сараена күчә. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр һәм беренче урыннарны алучылар да анда гына игълан ителә. Гала-концерт искитмәле матур тамашага әверелә. Иң көчле чыгыш ясаучыларга биредә тагын да үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Аеруча бәйгенең иң кечкенә катнашучысы, Уфадан 8 яшьлек Рушана Янгированың тальянда уйнап “Почтальон” җырын дәртле, хисле башкаруы сокландырды тамашачыларны. Ул яшь башкаручылар төркемендә икенче урынга лаек. Яшьләр арасында беренче урынны Самарадан килгән 14 яшьлек Ирек Мотыйгуллин яулады. Аңа сәнгать белгечләре күренекле якташы, виртуоз баянчы Рөстәм Вәлиев кебек югарылыкка җитү мөмкинлеген юрый.
Карачурин

Карачурин


Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Быелгы конкурсны оештыруга Туймазы районы һәм шәһәре хакимияте дә матди ярдәм бүлүенә бәйле бу юмартлык. Кайбер эшкуарлар да үз өлешен керткән. Иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә инде, Гран-при иясен игълан итү алдыннан. Иң югары баскычны быел Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәреннән килгән Фәнит Карачурин яулый. Аңа бүләккә – өр-яңа затлы тальян гармун. Ике ел элек узган бәйгедә икенче урынны алган иде ул.
Фәнит әфәнде тумышы белән Башкортстанның Чишмә районыннан. Златоуст шәһәрендә сәнгатьтән ерак булган һөнәр иясе булса да, җыр-моңнардан аерылмый. Озак еллар андагы “Сандугачлар” фольклор ансамбленә йөри. Һәртөрле бәйгеләрдә еш катнашуын, мәдәни чараларның үзәгендә булуын әйтә ул. Йөргән таш шомара дип тиккә генә әйтмиләр шул. Тырышлык бушка китми – ул Гран-при яулауга җиткерә.


 
http://www.azatliq.org

Комментарийлар