Логотип «Мәйдан» журналы

Туйга котлаулар

Август-сентябрь айлары туйларга бай. Шул уңайдан, без туй мәҗлесенә баручылар өчен матур котлау сүзләре җыеп бирәбез.


♥ ♥ ♥
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!
Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый – күрегез!
Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

 ♥ ♥ ♥

Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.
Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез!
Бездән сезгә ике теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Түрә булсын түрегездә –
Мәхәббәт бер-беребезгә.
                   
♥ ♥ ♥
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.


♥ ♥ ♥
Пар балдаклар балкышыннан
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!
 
♥ ♥ ♥
Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.
Без телибез чын күңелдән сезгә:
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз.
 

♥ ♥ ♥
Пар килгәнсез: сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!
 

♥ ♥ ♥
Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр,
Кызганмасын тәмле телегез.
Ике булып сез үскәнсез инде,
Икегез бер була белегез.
Уйнап-көлеп, яңа юлга сезне,
Озатабыз туйда бүгенге.
Авыр чакта таянычың булса,
Яшәү ямьле, тормыш күңелле.
Хыялларыгызга нигез булсын,
Минем теләкләр дә бер өлеш.
Мин татулык телим сезгә бүген,
Бәхет йорты төзү – сезнең эш.
 
♥ ♥ ♥
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.
 
♥ ♥ ♥
Уйларыгыз һәрчак бергә булсын,
Юлларыгыз булсын гел бергә.
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан үскән гөлдәй,
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
 
♥ ♥ ♥
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.
 
♥ ♥ ♥
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.
Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә,
Иңне-иңгә куеп аңлашып.
Ерактагы картлык көнегезгә
Барып җитегез сез парлашып.
Кабул булсын сезнең теләгегез,
Эшкә ашсын барлык уегыз.
Шулай бергә-бергә татулыкта
Үтсен сезнең алтын туегыз.
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.
 
♥ ♥ ♥
Бар гомерегез үтсен шатлык белән,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Бүген безнең кайнар котлавыбыз
Гомерлеккә шатлык китерсен.
Уйнап җырлап озатабыз сезне
Тукталмагыз юллар чатында.
Насыйп булсын матур тормыш корып,
Гел чабарга бәхет атында.

 

♥ ♥ ♥
Алып килдек сезгә теләкләрне,
Теләгебез безнең кечкенә.
Бер-берегез өчен тормышта да
Булыгыз сез алтын гына.
Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Яшәгез бергә-бергә.
Тату гаилә, тыныч тормыш –
Бездән теләк шул сезгә.
      
♥ ♥ ♥

Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

 

♥ ♥ ♥
Ай! Кояштай елмая
Буген сезнең йөзегез
Аерым идегез сез кичә
Буген инде икегез.
Ике йөрәк, бер үк җырны
Җырлый башлый бүгеннән
Кайгы-хәсрәт дигәннәре
Ерак йөрсеннәр сездән.
Дуслык, туганлык хисләре
Алар сездән сүнмәсен.
Үстерегез уллар-кызлар
Гомер әрәм утмәсен.
Тормыш булгач - барда була.
Булыр авыр минутлар
Бергә-бергә киңәш итсәң,
Алар сездән тиз узар.

 
 ♥ ♥ ♥
Яшәгез сез бүгенгедәй матур итеп,
Сөенерлек итеп туганнар,
Сагынырлык итеп якын дуслар,
Көнләшерлек итеп дошманнар!
Сез икегез матур бер җыр төсле,
Син сүзләре булсаң, ул – көе.
Балкытыгыз якты кояш итеп,
Язмыш бүләк иткән сөюне!
 
♥ ♥ ♥

Борын бабалардан калган
Бергәләп гаилә кору,
Гаилә корып, тигез тыныч
Матур тормышта тору.    
 
      

♥ ♥ ♥

Гаилә өчен җаваплык
Икегезгә төшә
Нык саклагыз мөхәббәтне
Эш шунда гына пешә.
Сезне ихлас тәбриклимен
Бәхетле тормыш телим
Олыларга ихтирамлы
Балаларга ихтибарлы булыгыз
Ныклы гаилә корыгыз
Тигез тату торыгыз
Үстерегез батыр уллар
Унган һәм матур кызлар.
Менә шушы инде дуслар,
Әйтәсе килгән сүзләр.
  
 

♥ ♥ ♥
Чын күңелдән телим сезгә
Мәңге бергә булыгыз!
Тормышыгызда чәчәк атсын
Улыгыз һәм кызыгыз.

 

 ♥ ♥ ♥
Юллар кебек озын гомер сезгә,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Заман кораллары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.
Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән булыгыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.     
 

♥ ♥ ♥

 
Арагыздан җил дә үткәрмичә,
Сер бирмичә һич тә ятларга,
Мәңге тугры булып калыгыз сез
Биргән вәгдәләргә антларга
   
Шуңа күрә икегезнең
Нур чәчә йөзләрегез.
Сокланып каравыбыздан
Тимәсен күзләребез.
  
Туй гөрләгән чакта бүген шулай,
Изге теләкләрне юллыйбыз.
Матур җырлар сезгә багышлыйбыз
Матур киләчәктә генә уебыз.

 

♥ ♥ ♥

Бәхетләргә юллар урау диләр,

Тормыш итү — түгел кыр кичү…
Урау юлның башы менә бүген
Сездә үтә торган туй киче.

Тормыш итү — тыныч күл түгел,
Давыллар да куба җилләр дә.
Ни булса да йөкнең авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә
Тормыш юлын бергә үткән чакта
Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен,
ЗАГС таныклыгы гына түгел
Чын мәхәббәт сезне бәйләсен!

 
         ♥ ♥ ♥
Абау дустым!
Бигрәк матур киенгәнсең!
Тьфу! Кузем тошмәсен
Күлмәген дә килешкәнен
Сайлап кия белгәнсең.
Үзгәрде йөрүләре
Үзгәрде көлүләрең.
Әллә кайлардан күренә
Бик бәхетле көннәрең.
Алдагы бәхет көннәрең
Бәхетле үтсен шулай.
Кияүгә гел карап торасың
Бигрәк яратасың бугай.
Ә син кияү?
Хәзер безнең зур нәселдә
Кияү булдың түгелме?
Кадерен бел, ким-хур итмә
Саклый бел безнең кызны.
 
              ♥ ♥ ♥
Кияү кәләш идегез,
Ир дә хатын булдыгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кадәр торыгыз.
Үзегез күп ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.
 
                 ♥ ♥ ♥
Ак фатаңны салып иңнәреңә
Утырасың табын түрендә.
Бар дөньяның гүзәллеге
Чагыладыр синең йөзеңдә.
                    ♥ ♥ ♥
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!
            ♥ ♥ ♥
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!
                 ♥ ♥ ♥
Исеңдә тот дустым, (Исем)
Һәрвакытта бул сабыр
Эштә оста һәм батыр
Сүзгә кыска һәм тапкыр.
Син дә тыңла, (Исем)
Сиңа да бар ике сүз,
Өйнең яме, ашның тәме,
Ирен сөйгән хатын кыз.
          ♥ ♥ ♥
Йөзләрегез бүген көләч сезнең.
Алдыгызда тормыш диңгезе.
Чын күнелдән котлыйм сезне
Бер-берегезне ныклы яратыгыз
Кабул булсын изге теләкләр
Тормыш сукмагында юлдаш булсын,
Типсен бергә сезнең йөрәкләр.
             ♥ ♥ ♥
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз!
Мәңге, мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз!
             ♥ ♥ ♥
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.
                  ♥ ♥ ♥
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.
Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез - гомер юлдашы.
                    ♥ ♥ ♥
Бигрәкләр пар килгәнсез,
Сокланмый мөмкин түгел!
Мәхәббәтегез нурыннан
Яктыра безнең күңел!
Бүгеннән башлап - гаилә,
Пар канат, пар сандугач!
Бишек җырлары сайрарсыз
Балаларыгыз тугач...
Ходай сезне тиң яраткан,
Бер-берегезгә караткан,
Сезгә бүген дөнья да тар,
Сез - җиһанда иң гүзәл пар!
                  ♥ ♥ ♥
Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик Сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.
Без телибез чын күңелдән Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз.
                 ♥ ♥ ♥
Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.
Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез!
Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Турә булсын түрегездә —
Мәхәббәт бер-берегезгә.
                     ♥ ♥ ♥
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.
                  ♥ ♥ ♥
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!
                    ♥ ♥ ♥
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә барыгыз.
Бетмәс куанычлар килсен сезгә,
Күтәренке булсын күңелегез.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен иде килер көнегез.
                  ♥ ♥ ♥
Тормыштагы борылышны
Кирәк үлчәргә 100 кат.
Ныклы гаилә кору өчен
Кирәк акыллы ир-ат.
                     ♥ ♥ ♥
Тәбриклибез кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын, алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгебез шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегегә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.
                    ♥ ♥ ♥
Тәбрик итәм кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгем шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегезгә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.
                   ♥ ♥ ♥
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Назлар өчен сезне җилләр исә,
Күрер өчен сезне, таң ата.
Атлагыз сез һаман икәү бергә,
Бергә булыгыз, исән чагында.

 

Комментарийлар