Миңнур Сафиуллин – Татарстанның атказанган укытучысы. «Гомер паровозы», «Ак болытлар», «Җиләккә бардык», «Балан тәлгәшләре», «Аклыкларга җаным тартыла» исемле шигъри җыентыклар авторы.

16_min_safiullin

Миңнур Сафиуллин 1932 елның 7 октябрендә Ленинград шәһәрендә дөньяга килә.
Армия хезмәтен үткәндә Ташкентта танк училищесын тәмамлый, офицер белгечлеге ала. Балык Бистәсенә кайтып, район комсомол оешмасы секретаре, район газетасында бүлек мөдире булып эшли. Читтән торып КДУның тарих бүлеген тәмамлый. 1952 елдан алып, 60 ел гомерен укытучылык хезмәтенә багышлый. Шуның соңгы 28 елында – Балыклы Чүкәй авылы мәктәбе директоры була.

 

БЕЗ – ТАТАРЛАР

Тынычта – боз, сугышта – ут,
Без татарлар шундый халык.
Кәүсәбезне кискәндә дә,
Гел төптән чыктык яңарып.

Башкалалар алышынды,
Үзгәрделәр елга-сулар.
Берәү әйтә: сез – кыпчактан…
Икенчеләр: бабаң – болгар…

Бәхәсләшә-бәхәсләшә,
Артык кызмый безнең халык.
Дине белән телен саклый.
Менә шушы чын татарлык.

Эзләнәбез әле һаман,
Шәҗәрәбез башы кайда?
Шуны белү мәслихәттер,
Эшләр китсен өчен җайга.

 

ТУГАН ТӨБӘК

Ачы язмышлардан араладың,
Иркәләдең кирәк чагында.
Бүтән җирдән аерылып тора
Йолдызларың, кояш, аең да.

Сездә ничек? Безнең бу төбәктә
Кояш чыга урман артыннан.
Кая китеп, кайда яшәсәм дә,
Туган төбәк, сиңа тартылам.

Горур тора олпат имәннәрең,
Йөзәр яшьлекләре арада.
Тупыл исе ялый борын очын,
Урманыңда каен, карама.

Чәчәкләрнең бик күп төрлеләрен
Ходай биргән монда жәлләми.
Шуңа микән хушбуй исләренә
Исем китми минем әллә ни.

 

ЧУЛМАНСУ

Сызылып-сызылып киткән
Дулкыннарның сыртлары.
Чулман буена төзелгән
Алабуга йортлары.

Яр буенда чияле тау,
Тау астында чишмәбез.
Айлы кичтә без Чулманда
Парлап ишкәк ишәбез.

Чулмансуда ак чабаклар
Уйнашып ла йөзәләр.
Безнең якның кызлары да
Гүзәлләрдән гүзәлләр.

Чулман буеның таллары
Иркәләнәләр җилдә.
Ярсу диңгез холыклары
Булгалый кайчак синдә.

 

АЙ ХАЛӘТЕ

Баш очында ак болытлар йөзә,
Зәңгәр күктә йолдыз чирүе.
Канатланган татлы хыялларның
Шул тарафтан кайтып килүе.

Чирү уртасында көлемсерәп
Ялгызак ай тора уртада.
Мин дә бәхетле, ди, кайчагында
Хыялларда гына булса да.

Ялгызакка бәхет каян килсен,
Иң зур бәхетсезлек ул үзе.
Кайчагында айның халәтенә
Куеп карыйм мин дә үземне.

Ни яктыра, ни җылыта алмый,
Кояш белән бар да бәйләнгән.
Авыр чакларымда мин, Җир булып,
Аның тирәсендә әйләнәм.

 

АДАШКАНБЫЗ

Бакыйлыкта яшәү юк, дип,
Көфер сөйләмә, олан.
Ничек ышанмыйсың инде,
Без бит юктан бар булган.

Дөньяга килү бертөсле,
Тусак та төрлесеннән.
Яралганбыз, туганбыз без
Мәхәббәт бөресеннән.

Бай да түгел, ярлы да без –
Булмышыбыз туганда.
Тугач кына адашканбыз
Дөнья дигән урманда.

 

 

 

 

АТА ХАКЫ

Кулларында балта белән пычкы –
Безнең өчен әткәй өй сала.
Онытылса аның изгелеге,
Бу дөньяда тагын ни кала?!

Өебезгә тәрәзәләр уя,
Иң кояшлы якка каратып.
Балалары михнәт күрмәсен дип,
Газиз әткәй йөри җан атып.

Әле ярый фани бу дөньяда
Әти кешеләрне биргәннәр.
Холкым белән кыланышлар миңа
Аның каны аша иңгәннәр.

Кулларында балта белән пычкы,
Тирләп-пешеп, әткәй өй сала.
Җир йөзендә иң бәхетле кеше –
Әти кочып үскән ир бала!

«Ата хакы – Тәңре хакы», – диеп
Язганнар бит изге китапка.
Бу тикмәгә түгел, уйлан, кеше,
Ныклап уйлан әле шул хакта.

 

КАЙ ЯКТАН СИН?

Кай яктан син,
Кайсы төбәкләрдән?
Килгәне юк бер хат-хәбәр дә.
Сагынганда хатлар язар идем,
Адресыңны белсәм әгәр дә.

Кай яктан син,
Кайсы төбәкләрдән?
Күнелләрең синең кемнәрдә?
Сагыну-сагышымны басар өчен,
Урамнарга чыгам төннәрдә.

Кай яктан син,
Кайсы төбәкләрдән?
Төшләремә генә кер әле,
Җилләр булып кайт та чәчләремне
Толымнарга салып үр әле.

 

 

 

ТАТАРЛЫК ҖИТЕП БЕТМИ

Татарларга сәйярлык хас –
Алар җиңел сөякле.
Кем белән аралашса да,
Аңа тылмач кирәкми.

Туктап калган татар җырын
Булмады ла күргәнем.
Күргәнем бар күбәләктәй
Мөнбәрләргә менгәнен.

Татарларга кайчагында
Татарлык җитеп бетми.
Йә, нихәл бу? Бер кавемдә
Татарны татар үрти.

Шуңамы без абынабыз
Кайчак такыр юлларда.
Бер-береңә юлдаш кирәк,
Керсәң карурманнарга.

 

 

ТУГАН ТЕЛЕМ

Милләтемнең җан ачысы,
Син минем туган телем.
Ятим үскән чакларымда,
Чәчемнән сыйпап сөйдең.

Нигъмәт-ләззәт тулы җирдә
Булды яшәгән чагым.
Туган җирем туфрагында
Сүнми калган учагым.

Туган яктан искән җилләр
Назладылар җанымны.
Күңелгә туган ягымның
Кадерле һәр авылы.

«Сарман»нарың, «Рамай»ларың –
Туган телнең мөһере.
Кая китсәм дә, моңнарың
Төшемә килеп керде.


Комментарий язарга