Логотип «Мәйдан» журналы

Туган якта

Хатирәләр белән җитәкләшеп,Кабат сиңа кайтып килешем.Үз йөрәгем аша тоям төсле,Туган җирем, йөрәк тибешең. Туфрагыңны учларыма алып,Күкрәгемә кысам сак кына.Җанга дәва, тәнгә сихәт бирәБезгә бары...

Хатирәләр белән җитәкләшеп,
Кабат сиңа кайтып килешем.
Үз йөрәгем аша тоям төсле,
Туган җирем, йөрәк тибешең.
 
Туфрагыңны учларыма алып,
Күкрәгемә кысам сак кына.
Җанга дәва, тәнгә сихәт бирә
Безгә бары туган як кына!
 
Таңнары да шулай алсуланып,
Безнең якта гына атадыр.
Гомер узган саен җирсү хисе
Туган якка ныграк тартадыр.
 
Шаян җилләр назлап үбә-үбә,
Битләремә килеп ягыла.
Сагынуларым бераз басар өчен,
Кайтам әле туган ягыма!
 

Гөлчәчәк Хаҗиева


Гөлчәчәк Әнәс кызы Хаҗиева-Садретдинова 1976 елның 8 мартында Азнакай районы Бүләк авылында дөньяга килә. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә педагогия көллиятендә белем ала. Шигырьләр, хикәяләр, очерклар иҗат итә, көйләр дә яза. Әсәрләре матбугатта даими дөнья күрә. Күп кенә популяр җырлар авторы. Азнакай шәһәрендә яши.

Фото: https://pixabay.com/



«Мәйдан» №4, 2021 ел.

 

Комментарийлар