Логотип «Мәйдан» журналы

Туган якны мин җиленнән таныйм...

Туган якны мин җиленнән таныйм –Җиле – тоташ туган җир исе:Исле үлән, әрем, баллы чәчәк,Җир җиләге тулган җәй киче... Туган якны мин җиленнән таныйм –Чәчләремнән сыйпап юата,Төннәремдә бишек җыры...

Туган якны мин җиленнән таныйм –
Җиле – тоташ туган җир исе:
Исле үлән, әрем, баллы чәчәк,
Җир җиләге тулган җәй киче...
 
Туган якны мин җиленнән таныйм –
Чәчләремнән сыйпап юата,
Төннәремдә бишек җырын җырлый,
Таңнарымда үбеп уята.
 
Туган якны мин җиленнән таныйм –
Ясый белми һич тә ташлама.
Аяклардан еккан чагы була:
«Бирешмә,» – дип – «юкка-барга да!»
 
Туган якны мин җиленнән таныйм:
Ил илертә бәла тавышы.
Туган җирен кочып, үксез үкси
Җилләр йоткан бала сагышы.
 
Туган якны мин җиленнән таныйм...
Тик җил чәчмик: җилләр – давылга.
...Саба җиле булып тәрәз чиртәм –
Чыкчы, әнкәй, каршы алырга.
 
Лилия Рәшит кызы Сәгыйдуллина – шагыйрә, галимә. 1956 елның 15 февралендә Башкортостан республикасының Шаран районы Иске Тамъян авылында туган. «Абага чәчәге», «Мизгелләр йолдызлыгы», «Көзге блюз» һ.б китаплар авторы. Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында доцент булып эшли. Башкортостан республикасы һәм Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы. Лилия ханым бу айда күркәм гомер бәйрәмен каршылый. Аны ихластан котлыйбыз. Иминлек, бәрәкәтле озын гомер, яңа иҗади үрләр телибез!
segyjdullina-liliya
 

 Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА


Фото: https://pixabay.com/


«Мәйдан» №2, 2021 ел.


 

Комментарийлар