Логотип «Мәйдан» журналы

Туган як бүреләре

Башыннан аягына кадәр кышкы солдат киемен кигән Хәлим, станциягә килеп төшкәч, авылларына олаучы табылмаганга бер дә борчылмады, инде туган йорт ишеген ачып керергә тугыз чакрым аңа киртәмени?! Дүрт т...

Башыннан аягына кадәр кышкы солдат киемен кигән Хәлим, станциягә килеп төшкәч, авылларына олаучы табылмаганга бер дә борчылмады, инде туган йорт ишеген ачып керергә тугыз чакрым аңа киртәмени?!
Дүрт тәүлек эчендә, «келтер-келтер» итеп шакылдап барган поезд тәгәрмәчләрен тыңлап, ничә мең чакрымнар узгач, бу ара кул сузымында гына кебек. Машина-фәлән көтәм дип, бер урында таптана-таптана, кышның кичкә таба хәтсез генә көчәеп киткән салкынын тәненә йөгертмәде, кайту якларына борылды. Туган йортының якынлыгын гына түгел, җанга ягылган исен дә сизә Хәлим. Аның күз алдына, зәңгәрләнеп торган шушы кышкы кичнең салкынын эретеп ташларлык, җылы гаилә учагы килеп басты: шыгырдап торган, юан сөян бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы өйнең иркен аш бүлмәсендә яулыгын артка чөеп бәйләгән, алъяпкычларына кадәр яңа пешкән ипи тәме сеңгән, зарыгып көткән әнисе, эчендәге кичерешләрен беркайчан да йөзенә чыгармый, һәрчак сабыр калып, җай гына тәмәке көйрәткән әтисе... Ә өч өй аша гына – сөйгән кызы, төшләрендә гел аңа каршы йөгереп килүче сылукае Фатима. Армиягә китеп, бер ел үткәч, бер-берсенә охшаш төшләр күрә башлады Хәлим: чәчәкле болыннан, ике кара калын чәч толымын җилдә тибрәлдереп, Фатимасы аңа каршы йөгерә, инде кул сузымы ара калгач, алларында әллә каян чокыр барлыкка килә. Хәлим шул чокырны үзе сикереп чыгарга теләп талпына, ләкин басар өчен һич җайлы урын тапмый. Баш миенең иң яшерен бер өлеше белән бу чокырны чыгачагын тоя ул. Кайчан да булса чыгачагын... Ләкин шул мизгелдә уянып китә. Сөйгәненең йөгереп килеп куенына кергәнен теләп, егет, күзләрен кабат йомып, төшнең дәвамын күрергә бик теләсә дә, төше инде өзелгән була... Һәм, күпмедер вакыт үткәч, тагын шуңа охшаганрак төш күрә.
Хезмәте авыр булды Хәлимнең: җәһәннәмнән кайта дисәң дә, ялган булмас. Баскан җирләрендә гел ут бөркеп торган Әфган якларыннан исән-сау кайту – ул инде лотореяга чыккан зур отыш. «Дух»лар дип аталган дошманнар белән ни өчен сугышканнарын соңгы көнгә кадәр берсе дә аңлап бетермәде, фәкать интернациональ дип аталган изге бурычыбызны үтибез дип уйларга тырыштылар: җирле халыкка азатлык алып киләбез дип ышандырдылар бит өстән. Ләкин ул халык кына совет солдатларының үз урамнарында хуҗаларча йөрүләрен бик теләмәде. Күпме иптәшләре, дуслары кайтуга таба юл йомгагын сүтә алмыйлар. Аларны уйлаган саен, Хәлим, җирдә явыз гаделсезлекнең барлыгын тоеп, ачынып куя. Нинди егетләр иде бит! Татарлар!.. Типсә тимер өзәрдәй таза, сәламәт егетләр киләчәккә үзләренең нәсел дәвамчысын калдыра алмый киттеләр. Буыннар өзелде.
Ә Хәлим кайта. Аяклы, куллы, сау-сәламәт кайта бит! Бу бәхет түгелмени?! Көн сүрелеп барса да, җәяү булса да кайта бит! Станцияне чыгып, борылышка җиткәндә, башына шәльяулык бәйләгән олы яшьтәге бер апа каршысына очрады:
– Исәнме, улым, – дип дәште. Саф татарча!
– Саумысез, апа!
– Армиядән кайтып киләсең икән, сөбханаллаһ! Төнгә каршы әллә олы юлга чыгып барасыңмы? Кирәкмәс, балам, караңгы хәзер тиз төшә, урман эчендә калырсың бит. Бу яклар тыныч түгел ул, бүреләр күбәйгән, дип сөйлиләр. Әйдә, безгә куна кер, хәл җыеп алырсың. Таң аткач, кайтыр ягыңа кузгалырсың. Олау да табылыр. Әйдә, бәбкәм...
– Рәхмәт, апа, җылы сүзләреңә! Чакыруыңа да. Ләкин туган җиргә аяк баскач, өйгә кайтам инде! Урманы да миңа кечкенәдән таныш. Туган як бит!
– И-и-и балакаем, җирсеп кайтасың, ерактан кайтасың икән. Ходай сакласын, алайсаң, улым, исән-сау кайтып җит, берүк! Ходай сакласын! Мә, балакаем, менә бу йон бияләйләрне киеп куй әле, кулыңдагысы бик юка күренә, – дип, сарык йоныннан бәйләнгән җылы бияләйләрен салып, аңа сузды. Хәлим кире какмакчы булган иде, таныш булмаган апаның күзләреннән шул хәтле җылылык, изгелек сирпелүен күреп, рәнҗетермен дип уйлады. Рәхмәтләрен укып, бияләйләрне кулына киде, саубуллашып, кызу-кызу алга элдерде.
Ачык урынга чыккач, җил көчәеп киткәндәй булды. Җитмәсә, юнәлешен дә үзгәртеп кенә тора. Хәлим җылы бияләй кигән куллары белән битен әле уң, әле сул яктан ышыклап бара. Аяк астында кар шыгырдый – юл такыраеп бетсә дә, кичке суык карны катырып җибәргән. Егетнең колагында «Ходай сакласын!» – дигән сүзләр шактый вакыт яңгырап торды әле. «Саклар, Алла боерса, моңа чаклы гел шулай булды бит». Әбисе өйрәткән юл догасын тагын бер кат күңеленнән кичерде: «Әгүзү би кәлимәти илләһиттәммәти мин шәрри мә халәкъ».
Хәлим әбисен гел җылы хисләр белән искә ала. Тәпи басканнан бирле әбисенә ияреп йөрде бит. Бәпкә саклау – балачак җәйләренең иң гүзәл якты истәлеге. Иртән, көтү киткәч тә, ике оя каз бәпкәләрен су буена алып төшәләр дә җәймә өстендә үзләренә урын көйлиләр. Җылы фуфайкага төренеп, малай йокысын дәвам итә әле. Ә әбисе, янәшәсендә утырып, моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр укый, кулында я бәйләм, я аның ямаштырасы берәр киеме. Бигрәк татлы була иде йокы чирәм өстендә. Тирә-якта «гаң да гаң» казлар сөйләшә, «бип-бип» бипелдәп, сары йомгаклар үлән йолкырга азаплана. Чыпчыклар да: «Чик-чирик, йоклап ята, ыстырик! Чык тышка, чык!» – дип, уйнарга, йөгерергә, яшел чирәмдә тәгәрәргә чакырып торалар. Озак йоклап ятып буламыни?! Хәлим, әбисе әйтмешли, «ут борчасы» көне буе ялантәпи җил куа. Пешкән йомырка белән өйдә пешкән тәмле ипи кисәген ялт иттереп, пыяла шешәдән сөтле чәй дә эчеп куйгач, һич арымас колынчакка әйләнә дә куя Хәлим. Алай-болай һавада карга-мазар күренсә, күрше малайлары белән берсен-берсе уздырып, и тотыналар такмакларга:
Тилгән, тилгән
Бәпкә урларга килгән.
Бер аягы камырдан,
Бер аягы тимердән.
Көш, карак, көш, карак!
Торабыз һәрчак карап.
Уйнап кына йөрсәләр дә, әбиләренә бу малайлар бик зур ярдәмчеләр иде.
Кызганыч, сөекле әбисе аны армиядән көтеп ала алмады, ярты ел элек гүр иясе булды, урыны җәннәттә булсын!
– Исән-сау йөреп кайт, бәбкәм, – дип озатып калган иде. Күрешергә генә насыйп булмаган икән. «Кайтып җитешә алмас идең, балам, әбиеңне, хөрмәтләп, соңгы юлга озаттык.», дигән әрнеткеч хат кына алды Хәлим.
Урманның уртасын узып бара икән, ләбаса! Юлны әле шәйләп була. Агачлар ак кар түшәлгән калын ботакларын юлга таба сузып салганнар. Гүя юлдан үтүчене хәвеф-хәтәрдән саклыйлар. Ялан җирдә кар бик күп булмаса да, урман эчендә юл читләре тирән көрт астында. Ике яклап шомырт, юкә, чыршылар аңа изге юл теләп калалар. Ник теләмәсеннәр – шомырт, чикләвек җыеп йөргән таныш аланнар бит! Ике ел төшләренә кергән газиз туган як урманы, ялантәпи йөргән изге туфрагы... Балачакның күпме хатирәләрен саклый шушы урман аланнары. Яз җитеп, аз гына үлән борынлагач та урманга китәләр иде. Какы, кузгалак җыеп, урманның серле китап битләрен актарып йөргән чаклар! Җиденче класстан мәктәп балаларын бәрәңге җыярга җибәрерләр иде. Ял итәргә туктаганда, Хәлим дуслары белән якындагы урман аланында ышык урын табып, учак тергезәләр иде дә, кузы төшкәч, бәрәңге күмеп, өстен чыбык-чабык белән каплап куялар. Учак үз көенә янып тора (аны чиратлап карап киләләр), бәрәңге пешә. Инде эшләре бетеп, барысы кайтыр якка юл алсалар, алар аланда рәхәтләнеп бәрәңге ашарга калалар. Югыйсә, апалары җитәкчелегендә кизү кызлар, чиләккә иң эре бәрәңгеләрне салып, телеңне йотарлык итеп пешереп куялар. Мондагысына – кабыклы килеш көлдә пешкәненә җитәме соң?! Кайбер бәрәңгеләрнең кабыклары көебрәк киткән җирен «өф-өфф...» итеп өргәндәй итәләр дә, учларында биетеп, тотыналар сыйланырга! Әле бер-берсенә карау юк. Авыз кырыйлары корымга батып, куллары да тәмам каралып беткәч, мышык-мышык борыннарын тартып кайнар бәрәңге ашаган малайлар берзаман башларын күтәреп карасалар, китә шау-шу, мәзәк сүзләр әйтешү, кемгәдер төртеп күрсәтә-күрсәтә, эч тотып, тәгәрәп көлүләр...
Күзгә, тешкә шыкырдап комы тулган, әлсерәткеч Әфган чүллекләрендә гел исләренә төшеп, шундый җылы хатирәләре белән җанга сихәт биргән шифалы туган як бит бу! Сагынган Хәлим, бик сагынган. Калын-калын юрган астына кереп поскан агачларны, көндез булсамы, кочаклап, сыйпап чыгар иде. Хәзер юлдан каерылырга җөрьәт итмәде. Кыш үзенекен тәкърарлап, аяк бармакларына салкын йөгертте. Солдат ботинкалары бездәге чатнама суыклар өчен түгел шул. Куллары йон бияләйнең җылысында рәхәт изрәп торалар. «Рәхмәт, апа җаным, мең яшә», – егет чын күңеленнән теләкләр әйтеп, догаларын кабаттан пышылдап куйды. Менә ул, аркасындагы биштәренең шуып барган каешларын күтәребрәк куйды да, кулындагы дипломат кебек кенә чемоданын култык астына кыстырып, җиңелчә йөгереп китте. Болай аяк бармакларына кан йөгерде, алар кызышып, вак-вак энәләр кадалган кебек чәнчешеп алдылар – җылыну ягына борылдылар.
Озакламый өч чакрымга сузылган урманның кырые күренде. Хәлимгә төн җылыныбрак киткән кебек тоелды. Күктә тулып килгән ай янында берничә йолдыз балкый. Фатимасы белән бергәләп күзләгән, аларга серләрен чишеп, киләчәккә якты хыяллар корган шул ук йолдызлар ич болар! Хәлимнең кайтуын алкышлый бит алар! Тиздән газиз әти-әнисе белән буласы очрашу шатлыгыннан күңеле тагын да очынып китте, аяклары да тизрәк атлый.
Үзенең татлы хыялларына чумган егет арттан якынайган хәвефне баштарак сизми калды. Ләкин үз-үзеңне саклау инстинкты тау-ташлар арасында йөргәндә яхшы гына көчәйгән булганга, кинәт аркасы белән бораулаган карашларны тоеп алды. «Ялт» борылса, юлны тутырып, аңа таба бүре өере чаба. «Әнекәем!» – бер мизгелдә бөтен һәлакәтне сыйдырган уй миен көйдереп узды. Һәр тереклекнең асылын тәшкил иткән газиз гомерне саклау омтылышы тәндәге һәм баштагы барлык күзәнәкләрне дәррәү уятты. Нишләргә? Кая барырга? Бу өергә каршы Хәлим үзен шыр ялангач итеп күрде – каршы торырлык көч-куәте юк. «Тегендә»ге кебек иңсәсендә автомат булсамы?! Взводы белән, засадаларга юлыгып, көтелмәгән хәлләргә очраганы аз булмады бит.
Аяклар җиргә тидеме, күктән очтымы – Хәлим урман авызыннан басудагы кышка калдырылган беренче салам эскертенә килеп тә җитте, кулы белән саламның өске өлешен йолкып ташлап, корысын тарткалады; икенче кулы зажигалкасын тартып чыгарды да ут тергезде. Коры салам дөрләп кабынып та китте. Инде Хәлим саламны бөтереп тотып, бер башын яндырды һәм тагын өч-дүрт җирдән ут кабызды. Эскерт чытырдап яна, кайнар һава Хәлимне аннан ераккарак этәрә. Шунда ул, ниһаять, хәлне бәяли алды: бүреләр инде урман авызыннан чыгып, юл кырына ярымтүгәрәк ясап артларына утырган. Күктән төшкән айның сүрән яктысында егет бүреләрнең күзләрендә янган эскертнең чагылышы булып бөркелгән утны да, ыржайган тешләрен дә күрде. Җиде-сигез булыр. Ара – ун метр чамасы. Кайчак әле берсе, әле икенчесе якынаерга теләгәндәй булса да, кире чигенәләр – ут өркетә. Ләкин бу вакытлыча гына тын алу икәнен Хәлим яхшы аңлый. Ач бүреләр аны ташлап китәргә җыенмый иде. Төн озын. Юлдан кемнеңдер килеп чыгу ихтималы бөтенләй юк – авыл йоклый. Ике чакрым ераклыктагы авыл күренми дә, ул тау астында урнашкан. Басудагы эскертнең януына игътибарын җәлеп итүче табылуы икеле. Димәк, Хәлимгә «подмога» килеп җитмәячәк. Эскерт котырып яна, күп дигәндә, ярты сәгать ышыкланып булыр. Ә аннан соң? Егеткә бары үзенә таянырга кала, җебеп төшмәскә! «Теге калкулыктагы кебек», дип уйлап куйды ул.
Ләкин ул чакта алар ярдәм киләсенә ышанган иделәр. «Дух»лар баштанаяк Америка коралы белән коралланган. Бер туктап тормый сиптерәләр генә утны, гранаталарны оста ыргыталар. Саны буенча Хәлимнәр взводыннан өч тапкыр күбрәк булуы сизелеп тора: ике-өч катлы булып киләләр. Ә безнең солдатларга кипкән кылганнар җилдә җилфердәп утырган калкулыкны сакларга боерылган. Янәсе, бик мөһим урын, ярдәм килгәнче түзәргә, бер адым артка чигенергә ярамый. Тирә-якта ыңгырашу, сүгенү ешайганнан-ешая. Хәлим «подмога»дан өметен өзми, һаман бирешмәскә, нык торырга өнди. Үзе бер позициядән икенчесенә күчеп, солдатларын рухландырып чапты. Хәлнең мөшкел икәнен, монда калсалар, барысын кырып салачакларын соңгарак калып төшенде ул:
– Артка! Маневрлар ясап, артка чигенергә! Яралыларны алып чыгарга! – дип боерды, өч егет белән үзе калкулыкта калды. Һәрберсендә икешәр автомат, пулялар бетеп килә – ә көткән ярдәм юк. Хәлим шунда үзләренең беркемгә дә кирәкмәгәнлекләрен аңлады. Мәгънәсез үлемгә риза түгел ул! Юк! Ни өчен атышалар соң алар? Шушы калкулыкның кайсы төше аларга мөһим соң?! Бер иптәшенең гомерен урыныннан күченгәндә дошман дарысы өзде. «Дух»лар якынайганнан-якыная. Үзләре төбәп тә атмыйлар кебек. Шунда: «Әсирлеккә алырга җыеналар», дигән фикер миен көйдереп үтте. Әсирләрне тереләй җәзалаганнарын безнең яктагы һәр солдат белә. Эчләрен ярып, эчәкләре бушатылган һәм кискән башлары шунда тыгып куелган мәетләрне күрергә күпме насыйп булды. Бу ерткычлар кулына төшәргә һич ярамый. Хәлим: «Ни язса, шул булыр», – дип, калган ике егетне алдан шудырттырып, кирегә борылдылар. Котылдылар алар анда, дошманнар куарга теләмәделәрме, үзләренең дә югалтулары күп идеме – урыннарында калдылар. Ә иртәгәсен инде нинди җәза бирерләр дип көтсә, бу калкулык турында сүз дә чыкмады. Исән калганнарны барладылар, һәлак булганнарны махсус исемлеккә теркәделәр...
«Их!» дип уйлады Хәлим. Әллә нинди ерткыч шакаллардан котылып кайтып, туган як бүреләреннән җан кыелырга яздымы икәнни? Шулчак аңында кискен каршылык тудырган «туган як бүреләре» миен бораулый башлады. «Туган як туфрагы», «туган як һавасы», «туган як җилләре» – болар йөрәкне май кебек эретә торган төшенчәләр. Ә «туган як бүреләре» төшенчәсе абсурд иде, ул җанны өшетә, фикерне тоткарлый Газиз туган якта барысы да ягымлы, кадерле, мәрхәмәтле булып канга, җанга сеңгән ул. Бүреләргә карата туган якны һич кенә дә кулланасы килми. Ләкин нәрсә генә уйласа да, хакыйкать ап-ачык: авылына кайтып җиткәч, шушы иркен басу кырында ач бүреләргә азык булырга язган...
Юк! Һичкайчан да! Шуның өчен үлемнәрне җиңеп кайтып җиттемени ул?! Кычкырып сүгенеп җибәргән Хәлим үзенең барлык әгъза тамырларының мартен мичендә эретелгән корычтай кайнаган каныннан бүртеп киткәннәрен тойды, аның җегәре үзен уратып алган ач бүреләрне бугазлап чыгар дәрәҗәгә җитеп артты. Аз гына вакытка аңы томаланып, чак алар өстенә ыргылмады. Әле дә тауларда барлыкка килгән яшәү инстинкты кабат саклап калды. Яшен тизлегендә баш миенең барлык күзәнәкләре эшкә керешеп, кирәкле чишелешне тапты: чемоданын ачып, әнисенә һәм сөйгән кызына бүләккә алган ефәк шәлъяулыкларны теше белән буй-буй тасмаларга ертты да, бер-берсенә бәйләп, озын бау ясады. Һәрчак үзе белән йөрткән, көтелмәгән хәл килеп чыкканда гел кул астында булган, кылны урталай ярырдай үткер, авыр пәкесен бауның бер башына беркетте. Иншалла, армиядә иптәшләре арасында пычак ыргыту буенча иң мәргәне ул иде – беркемгә мах бирмәде. Хәзер бүреләрнең башлыкларын аерып аласы иде. Әнә, берсе читтәрәк утыра. Бик кукыраеп, үз-үзенә артык ышанган тәкәббер кыяфәттә утыра. Һәр бүре һәм ризыкка сарыф ителәсе корбан (ягъни, Хәлим) аның күз уңында кебек. Әллә шул микән? Тикшереп карарга кирәк. Хәлимнең бүреләр турындагы белемнәре, кинокадрлар кебек, миендә бер-бер артлы чагылып тордылар. «Бүре өерендә берәр бүре яраланып хәлсезләнсә, аны башкалары шунда ук ботарлап ташлаячак. Башлыклары исә, бу эшкә тыгылмый, аңа барыбер иң тәмле калҗаны калдыралар...»
Хәлим, кысылган пружина кебек бөтен көчен бер учка җыеп, бауның пычаклы очын бүреләр өстенә томырды. Икенче очы кулына урап бәйләнгән иде. Беренче томырудан ук уңышка ирешүенә өмете зур булмаса да, шул мизгелдә бөтен тәнен җиңү тантанасы биләп алды: пычаклы бау җәя җебе кебек тартылып куйды. Төнге һаваны үзәкләргә үтәрлек иләмсез улау ертып үтте. Хәлим, башка бүреләр исләренә килгәнче, бер секундка да каушамый, пычакны кире тартып алды, сабына хәтле буялган канын ефәк яулык ертыгы белән сөртеп, чишеп кесәсенә аударды. Шулчак, болыт арасына кереп баручы ярты ай яктысында да аермачык булып, канлы мәхшәр башлануы күренде. Бүреләр, улашып, бер өемгә укмаштылар, карда канлы эз калдыра-калдыра тәгәрәшеп ырладылар, тешләштеләр, умырыштылар. Егет исләп куйган бүре генә урыныннан купмады. Чынлап та, бу – бүреләр башлыгы. Хәзер тәвәккәлләргә, аны кулга төшерергә кирәк.
Хәлим өч сикердеме, бишме – искәрмәстән, башлык алдына килеп тә басты, ике кулы белән бүренең авызын каерып та ачты. Аны озатып калган апаның йон бияләйләре бигрәк менә кайчан кирәк булды: бүренең үткен тешләре бармакларга кадалып алсалар да җәрәхәтләмәделәр. Шытырт итеп бүренең сөякләре сындымы, авызы каерылып калды; егет җәһәт кенә бүләк яулыклардан ясалган бавы белән бүренең алгы аякларын, башын уратып тотып, бер кулы белән аны өстерәп, авылга чапты. Башка бүреләр исләрен җыйганчы, хәтсез ара үткән иде ул. Инде, көндез булса, авыл өйләренең морҗаларын да күреп булыр иде.
Бүреләр, тамакларын ялгап алгач, дәртләнеп киткән кыяфәттә Хәлимне ярымтүгәрәккә уратып озата баралар. Аңа берсе дә һөҗүм ясарга җөрьәт итми: башлыклары тере бит! Хәлим өчен иң мөһиме: өстерәп барган бүре яралы түгел. Кем белә, ярасыннан каны агып барса, тегеләренең берсендә булса да тәгълиматтән тайпылыш – башлыкларына һөҗүм итү реакциясе туар иде дә, калганнары ташкын булып, аларга ябырылыр иде... Бүренең авырлыгын егет гүя тоймады, тегесенең бугазыннан ырылдау чыгарып, ачык авызыннан селәгәйләрен агызып, арткы аяклары белән карда буразна салып баруы да рухын сындырмады, аркасындагы күлмәгенең лычма булуын да, чәчләренең бөртегенә кадәр тирләп, битеннән тозлы су агуын да сизмәде. Җан-фәрман чапты да чапты.
Кайдан Хәлимдә шундый көч – һәйкәлләрне коеп куя торган корыч-бронза көче туды соң? Һәм болан тизлеге... Ул үз гәүдәсен дә тоймый, үзен очкан кебек хис итте. Уң кулындагы пычакны мизгел эчендә кадарга әзер булып, бүре өерендәге һәр хәрәкәтне контрольдә тотып, сул кулы белән бүренең алгы аякларын һәм башын чорнап бәйләгән ефәк бауны тоткан хәлдә, яны белән йөгерде дә йөгерде. Билгеле, мондый йөгерүне ул армиядә чакта «мыштырдау» дип атар иде, анда нинди авыр автоматлар тагып йөгерсәләр дә, алар өчен тизлек беренче урында торган бурыч булды. Ә әлеге ситуациядә бу йөгерү – яшәүгә омтылган һәр тамырының шартлап өзелер хәлгә җиткән көчәнеше иде.
Тукта! Әллә күзләре тонамы – бүреләр ачык күренми башлады. Күзләрен пычак тоткан кулы белән угалап алды. Юк, саташмый икән: инде аңа ыргылырдай булып чапкан бүреләрнең гәүдәләре кечерәеп үк бара. Йә Илаһым, калдылар бит, бәдбәхетләр! Хәлим инде йөгерергә дә җиңеләеп калганын тойды: авылга илтүче юл түбән төшеп бара икән. Үзен коткарыр өчен өстерәп барган дошманын ничек юлдан читкә томырганын сизми дә калды. Җиңдем микәнни?! Кабат кояшны күрер көннәрем бар икән! Үлем чиген үтеп, яшәү сызыгына җиткәнен сизеп, егетнең барлык күзәнәкләре тантана итте:
– Җиңде-е-ем!!!..
Төнге тын авылда коточкыч үлемне җиңү авазын ишетүче берәү дә юк дип уйлау хата булыр иде...
 

Зимфира ИСЛАМОВА


Фото: https://pixabay.com/ru/

Комментарийлар