Логотип «Мәйдан» журналы

Миләүшә Сибгатуллинадан кабартма рецепты

«Туган тел» телеканалының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллинадан кабартма рецепты тәкъдим итәбез.«Бу кабартманың рецептын күбегез сорый. Күбегез камырның эче чи кала дип язасыз — шәп итеп бас...

«Туган тел» телеканалының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллинадан кабартма рецепты тәкъдим итәбез.
«Бу кабартманың рецептын күбегез сорый. Күбегез камырның эче чи кала дип язасыз — шәп итеп басарга кирәк!» — дип язган ул Инстаграм битендә. 
Камыр өчен чынаякка ким дигәндә 1 аш кашыгы коры кибет чүпрәсе (дрожжи), 1 чәй кашыгы шикәр, 1-2 аш кашыгы он, җылы су салып, кабарырга куябыз.
Чүпрә кабарган арада 0,5-0,7 литр җылы сыеклык (я сөт, кефир, су катыш сөт, су, минераль су һ. б.), 1-2 йомырка, ярты чынаяк көнбагыш мае (сөткә басканда майны азрак алырга кирәк), 1 чәй кашыгы тоз салып, он кушып, камыр изә башлыйбыз.
Чүпрә яңа, яхшы булса, бик тиз кабарып менә, аны да кушып, он өстәп, үзләнә башлаганчы камыр басабыз.
Камыр кабаргач, кабартма ясыйбыз һәм майланган табага тезеп бераз кабарганын көтәргә кирәк.
Кабатмаларны, йомырка сарысына бер бал кашыгы сөт яки су кушып, майларга, өстенә көнҗет орлыгы сибәргә мөмкин һәм әзер булганчы духовкада пешерергә.
 

Фото: https://www.instagram.com/milausha_tv/ 


https://intertat.tatar/news/cooking/02-12-2020/mil-sh-sibgatullinadan-kabartma-retsepty-5786290

Комментарийлар