Туган көн турында уйлану...
Туган көн ул – җиргә килүМең бурыч алып иңгә.Яшәрлек булмасын иде,Тудым икән дип нигә?! Кушымта:Туган көннәр котлы булсын –Изге теләк телибез!Кадер-хөрмәтле зат булыпЯшәсәк иде дибез! ...
Туган көн ул – җиргә килү
Мең бурыч алып иңгә.
Яшәрлек булмасын иде,
Тудым икән дип нигә?!
Кушымта:
Туган көннәр котлы булсын –
Изге теләк телибез!
Кадер-хөрмәтле зат булып
Яшәсәк иде дибез!
Туган көн ул – Олы бүләк
Раббыбыз тарафыннан.
Димәк, кеше илаһи бер,
Зат булып яратылган.
Кушымта.
Туган көн ул – искәртүче,
Гомернең фасылларын.
Заяга гына уздырмыйк
Елларның асылларын...
Кушымта:
Туган көннәр котлы булсын -
Изге теләк телибез.
Кадер-хөрмәтле зат булып
Яшәсәк иде дибез!
Комментарийлар