Логотип «Мәйдан» журналы

Туган йорт тупсасында

Алсу иртә.Кояш КәркәлетаугаАлтын баржа сыман туктаган.Сезгә кушуч алтын алып бирәм,Үрелеп кенә туган тупсадан.Чыклы салкын. Яланбаш. Яланөс.Мин сабые һаман заманның.Башта – кояш.Билдән күләгәсеБез төз...

Алсу иртә.
Кояш Кәркәлетауга
Алтын баржа сыман туктаган.
Сезгә кушуч алтын алып бирәм,
Үрелеп кенә туган тупсадан.
Чыклы салкын. Яланбаш. Яланөс.
Мин сабые һаман заманның.
Башта – кояш.
Билдән күләгәсе
Без төзеп бетмәгән сарайның...
Әти-әни!
Миңа ничә йөз яшь?
Тавыш-тын юк. Гомер үтүгә
Ышанмыймын!
Бары тал чажлатып
Җиңгәчәй мал куа көтүгә...
...Бала чакның сизгер ызаннары!
Якасында үлеп ачлыкның
Кеше бакчасыннан баш чыкмады –
«Кишер буры» дигән дан чыкты...
«Аһ, аминсыз!»
Ә ничек витаминсыз?!
Җәй кишердә үзәк ныгыттым.
Көзен исә ит кундырдым
Шартлап
Ачылган чагында ногытның.
Шуның өчен монда, шушы төштә,
Каеш белән мине ярдылар,
Ярган саен мин елыштым җиргә,
Җырлар шунда яфрак ярдылар!..
Ярдылар да, суынсын бераз дип,
Салкын базга мине яптылар,
Зәңгәр күздән тамган зәңгәр яшьләр
Зәңгәр ташлар булып каттылар
Һәм мәңгегә шунда яттылар!..
Базда шайтан атланырга итте.
Мин аны акылга утырттым.
Кишер бирәм, дидем, алданмады,
Шигырь язам, диеп куркыттым.
Туган җирем! Мин бер шат тамырың,
Син – тәүге кат күлмәк киюем.
Син ышанма сиксән шагыйреңә,
Төче булса сиңа сөюе.
Рәхмәт, җирем, мине җырчың иттең,
Айкап киләм шигъри яланны.
Бушка мактап, алтын биреп түгел,
Кыйнап кеше иттең балаңны!..
...Көтү кайта. Тоташалар таулар,
Үзәннәрне алып култыкка.
Мал каршылый халык. Урам тузган.
Урам тузан белән тутыккан.
Төн куера...
Аҗаганнар уйный.
Игеннәрдә яшькелт шәүләсе.
Төн йокыда, өлгергән кыз сыман,
Буй җиткерә арыш гәүдәсе…
 

Айдар ХӘЛИМ


Фото: https://ok.ru








«Мәйдан» №1, 2022 ел





Комментарийлар