Логотип «Мәйдан» журналы

Туган җирем

Балачактай шаян җилләр,Яшьлеккә тиң айлы кичләр,Бөрки наз тулы хуш исләр.Ап-ак катык алмагачлар –Шушы минем туган яклар.Ике ягым-иген кыры,Алда-чиксез басу юлы,Аяз күгем-зәңгәр чоңгыл,Баш очымда турга...

Балачактай шаян җилләр,
Яшьлеккә тиң айлы кичләр,
Бөрки наз тулы хуш исләр.
Ап-ак катык алмагачлар –
Шушы минем туган яклар.
Ике ягым-иген кыры,
Алда-чиксез басу юлы,
Аяз күгем-зәңгәр чоңгыл,
Баш очымда тургай җыры –
Шушы җирнең мин бер кызы.


Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар