Татарстаныбызда кешенең бар булганлыгын, уңганлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирүче бәйге-конкурслар оештырылып, уздырылып тора.

 

53_img_0676_m

Гөлнәзирә ханым кызы Диләрә белән

“Ел хатын-кызы” исеме астында уздырылучы бәйге гомумән даимигә һәм иң дәрәҗәлесенә әйләнеп бара. Шушы конкурста катнашучы гүзәл затларыбыз һәрьяклап ихтирамга да лаек. Шушы “иләк”не узган ханымнарыбыз тагын да ныгый, чыныга икән. Мин моңа Мамадыш төбәгендә генә түгел, Татарстанда танылып килүче эшмәкәр Гөлнәзирә Рәфкать кызы Гаянова хезмәтләре белән танышканнан соң инандым.
Гөлнәзирә ханымның эшмәкәрлеге 20 нче гасыр азакларына ук барып тоташа. Аз гына алгарак китеп шуны әйтик, тырыш хезмәт җимеше буларак, аның коллективы Мамадыш районы һәм шәһәре дәрәҗәсендә узган бәйгедә “2003 елның иң яхшы сәүдә предприятиесе” исемен яулый. Ике елдан соң Гөлнәзирә Рәфкать кызы алда әйтелгән, Татарстан күләмендә уздырылган “Ел хатын-кызы” конкурсы лауреаты була. Аның бар эшчәнлеге, җиңүләре хакында язмабыз башында ук сөйләп бетерү урынлы да булмас кебек. Гөлнәзирә Гаянованың уңышлары туганнарының, әти-әнисенең һәм балалары уңышы да булып тора. Беренче чиратта Гаяновларның “күч анасы”, гаиләнең иң олы кешесе Рәмзия апа белән әңгәмә корабыз. Рәмзия Кыям кызының балачагы сугыш чоры, Мамадыш районы Кече Кирмән авылы белән бәйләнгән.
“Әти сугышта, әни көне-төне колхоз эшендә. Без ач-ялангач алты бала өйдә. Биш баланы миңа карарга туры килде. Кышын өйдә суык. Җәен көннәр буе кычыткан җыйдым. Нәрсәдер ашарга, туенырга кирәк бит. Әти бер тапкыр сугыштан да кайтып китте. Ул кайтты дип кенә тормыш рәтләнмәде, җайланмады шул. Аны кабат сугышка алдылар. Өскә кием булмаса да, чабаталар киеп мәктәпкә дә йөри башладык. Озак та үтми, әти кабат сугыштан яраланып кайтты. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, укытучы булу максатыннан, Мамадыштагы училищега укырга кердем. Бер ай укыганнан соң, өч йөз сум акча түләргә кирәклеге ачыкланды. Гаиләдә андый акча юк иде. Укытучы булудан ваз кичеп, авылга кире кайттым, колхоз эшенә керештем. Илдәге бар халык кебек, бушка эшләдек. Колхоз арулангач, бераз икмәген дә бирә башлады”, – дип искә алды Рәмзия апа.

04_gayanovlar

Рәмзия апа улы Фәргать һәм кызлары янәшәсендә

Аннан инде 1955 елда ул авылдашы Рәфгать Гаяновка кияүгә чыга. Яшь гаиләгә бергәләп умарта да тотарга, өйдә итек басу шөгылен дә үзләштерергә туры килә. 46 сутыйлы пуҗымда алма бакчасын да гөрләтеп үстереп җибәрәләр. Берсе артыннан берсе алты бала дөньяга килә. Алар барысы да әти-әнинең хезмәтен, тырышлыгын күреп үсә. Шунда ук көчләреннән килгәнчә, кул арасына да кереп китәләр. Рәфгать һәм Рәмзия Гаяновларның балалары хезмәтнең җимеш китерәсен күреп, аңлап һәм үзләре дә шушы процесста катнашып, тормыш юлына аяк басалар.
Гаяновлар турындагы язманы олы уллары Фәргать эшчәнлеген күрсәтү белән дәвам итсәк, мәслихәтрәк булыр. Чөнки Кече Кирмәннән чыккан Фәргать Рәфгать улы Мамадыш төбәгендә шушы чорның иң эшлекле, булган һәм югары уңышларга ирешкән идарәчеләрнең, җитәкчеләрнең берсенә әйләнә. Аның хезмәте гел авыл хуҗалыгы белән бәйле була. Әнисе Рәмзия апа болай искә ала: “Армия хезмәтен Мәскәүдә узды. Командирлар аның армиядә калуын тели, зур дәрәҗәләр дә вәгъдә итәләр. Ләкин, армия вакыты бетүгә, очып-сагынып безнең янга, туган авылына кайтты. Шул вакыттан бирле гомерен авыл җиренә багышлады”.
Әни кешенең сүзләрендә хаклык ята. Фәргать Гаянов Мамадыш “Сельхозтехника” берләшмәсенең ремонт мастерское мөдире, ПМК-88 дә баш инженер, җитәкче булып эшләгәндә дә алга омтылыш белән эш йөртә. Фәргать Рәфгать улы Мамадыш районында беренчеләрдән булып фермер хуҗалыгын оештыручылардан санала. Коллективны зур көч, тырышлык белән туплап, районда бик матур күрсәткечләргә ирешә ул. Ф.Гаянов таралу, бетү алдында торган “Мамадыш” нәсел заводын да аякка бастыра, Татарстан күләмендә таныта. Зур эшләр башкарган шушы егет, шушы шәхес 57 яшен дә тутырмыйча, 2014 елның декабрендә арабыздан китеп бара. Әлбәттә, әни кешегә, бар туганнарга зур кайгы. Рәмзия апа әлегәчә улын соңга юлга озатырга килүчеләргә бик рәхмәтле.
Тормыш, язмыш дибез. Рәмзия апаның тагын бер улы Тәлгать армиягә китәсе елны, 18 яшендә мотоциклда афәткә юлыгып вафат була. Бар авыл, бар туганнар бу хәсрәтне бик авыр кичерә. Гомер юлында менә шушындый сыгылып төшәрдәй хәлләр булса да, Гаяновлар алга карап, кул кушырып утырмыйча эш итәләр. Рәмзия апа кызлары Зөлфия, Гөлнәзирә, Рәсилә һәм Миләүшә өчен, аларның гаиләләренең тырышлыклары, хезмәтләре өчен чын күңелдән куанып, хәер-догасында яши.
Эш буенча да, туган ягым Балтачыма кайтышлый да Мамадышта еш булырга туры килә. “Диләрә” исеме белән бер-бер артлы кафе-рестораннар, ашханә һәм кибет биналары үсеп чыгуның шаһиты булырга һәм инде чиста-пөхтә кафеларда әллә ни кыйммәт булмаган бәягә тәмле-тәмле милли ризыкларыбыздан авыз итәргә дә, сыйланырга да туры килгәли. Шушы төбәкнең данлыклы әдибе Шәйхи Маннурны искә алу кичәләренең берсе “Диләрә” исемен йөрткән кафеда дәвам итте. Ә кафеның хуҗабикәсе булып, инде безгә таныш, бәйге-конкурсларда җиңүче Гөлнәзирә Рәфгать кызы Гаянова булып чыкты. Гөлнәзирә ханым бүгенге заман үлчәмнәре буенча артык, бик артык тыйнак та булып күренде.
Әйе, Мамадышта Гөлнәзирә Гаянова кибетләр, ашханә һәм кафелар челтәрен булдырган. Әлегә барысы да хыялга ашып җитмәгән дәрәҗәдәдер дә, бәлки. Ләкин бүгенге күзлектән чыгып караганда, “Диләрә” кафелар, кибетләр челтәре биналарында бары чисталык, тәмле ризыклар, югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүне генә күрәбез. Менә монысы – иң мөһиме. Район дәрәҗәсендә шушындый уңышка ирешүнең юллары шактый сикәлтәле була. 1997 елда Гөлнәзирә Гаянова Мамадыш универмагында сатучы булып эшли. Кесәсендә дип әйтикме, өендәге шкаф тартмасындамы, сәүдә уку йортларын бетерү турында ике диплом ята. Борчулы, гаугалы һәм акчасызлык чорлары. Совет чоры бетеп җитмәгән, яңа дәүләтнең анык юллары, кануннары юк. Менә шушы вазгыятьтә Гөлнәзирә дә юллар чатында кала.
“Үзеңнең эшеңне булдыра, оештыра алсаң, Гөлнәзирә, начар булмастыр бит”, дип мөрәҗәгать итә ул вөҗданына. Әйе, күпләр ул чорда ике ут арасында иде. Күпләр харап та булды. Болары эшмәкәрләрне куркыту чарасы да булгандыр.
Инде Гөлнәзирә Гаянова Мамадышта “Диләрә” исеме белән кафе һәм рестораннар челтәрен булдырган. Әйтергә кирәк, зур тырышлык һәм туганнары ярдәме белән. Зур көч куеп, шушындый дәрәҗәгә ирешкән Гөлнәзирә ханым.
Г. Гаянованың үз эше буенча төпле генә, кызыклы гына карашы да бар. “Бизнес тәгәрмәчен бер әйләндерә башласаң, һич кенә дә туктармын, сикереп төшеп калырмын, димә. Күзеңә ышанып карап торучы эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түләү, нәзберекләре көннәр-көн арткан клиентларның таләпләренә җавап биреп, аларның һәркайсы белән уртак тел таба белү, кризис чорында дилбегәне бераз тартыбрак тотып, артык кредитларга чуммыйча гына, эшне җай белән алып бару – төп максатыбыздыр. Акчаны югалтсаң, табарсың, дусларны югалтсаң, башкалары булыр, ә менә яманатың бер чыкса, эш бик харап. Акча янчыгын каравыллап утыручыларны һич аңлый алмыйм. Акча – бизнеста эш коралы гына бит ул. Һәркемнең үз клиенты, үз насыйбы бар. Һәрчак барысы да яхшы булачагына өметләнеп яшик. Аллаһы Тәгалә җаен чыгарып тора. Бәхет – яшәүнең һәр мизгеленең кадерен белүдә. Тормышымнан канәгать, Аллага шөкер. Дөньяны күрергә өйрәнергә кирәк, әлбәттә. Хезмәттәшләр белән чит илләрдә дә күп йөрдек. Барысы да яхшы, матур. Тик безнең туган авыл Кирмән, Мамадыш якларына җитәме соң инде! Кая барсам да әнинең токмачлы ашларын сагынып кайтам. Үз җиребездә олтан да, солтан да булып яшәргә язсын. Теге яки бу эшләрне “үзегез булдыра алмасагыз, чит кавемнән китерермен”, ди хәдис. Туган җир язмышы өчен без җаваплы. Башка халыклар, туристлар безгә кунакка килгәндә йөзебез кызармасын, татар халкының ни дәрәҗәдә яхшы күңелле, тырыш халык икәнен тоеп, үз күзләре белән күреп китсеннәр һәм тагын килсеннәр”, – ди Гөлнәзирә ханым (Бу фикерләр район газетында да әйтелә). Купшы, ялтыравыклы сүзләр түгел бу. Мамадышта яшәүче гади бер кешенең, үз эшен булдырган ханымның туган иле, халкы турында борчылып та, горурланып та әйткән сүзләре дип кабул иттем мин аларны. Әңгәмә барышында мондый сораулар да туды:»Үз эшен башлап шактый уңышлы дәрәҗәгә җиткергән бу ханымның балачагы ничегрәк булган? Беренче укытучыларын, беренче хезмәт хакын алуларын хәтерли микән, әти-әни биргән тәрбияне дөрес дип саный микән»? Гөлнәзирә ханым дәүләткә, колхозга диик инде, эшкә чыккан көннәрен бик яхшы хәтерли булып чыкты. «Беркөнне әнине фермага сыер саварга чакырып килделәр. Әни өйдә юк иде. Җәйге лагерга сыер саварга мин төшеп киттем. алтынчы сыйныфта укый идем. Бик яратып, укуга барганчы берничә ай эшләдем. Көн саен сигез баш сыер саудым. Кул белән бит. Шушы беренче хезмәт хакын кулга алмадым. Әйбәт булгандыр инде, мәктәпкә бар кирәк-яракны, формаларны шушы акчага алдылар. Беренче укытучым Зәйтүнә апа, бик «строгий» иде. Лиза апа Зәйнуллина да сыйныф җитәкчебез булды. Барлык укытучыларыбыз да шундый яхшылар, таләпчәннәр иде, безне кеше итәргә тырыштылар. Әти-әниебез тзрбиясе дөрес булгандыр, дип саныйм. Чөнки барлык туганнар да дус-тату яшибез, аралашып торабыз. Һәрберезнең кулыннан нинди дә булса эш килә. Аллага шөкер, әни әле исән, ул безне җыеп тота», ди Гөлнәзирә ханым. Аның бит әле инде буй җиткән үз кызы, Диләрәсе дә бар. Диләрә КФУны тәмамлап Мамадышка, әнисе янына кайткан. «Үз балаңа нинди тәрбия бирәсез соң?» дигән сорауга да җавап ишетәсе килде. «Мин дә дөрес тәрбия бирәмдер. дип уйлыйм. Ләкин безнең әниләрнеке дөресрәк булгандыр, дигән фикергә дә килгәлим. Хәзер ничектер заманчарактырмы инде, әзрәк иркәлибездәдер дә. Аллага шөкер, Диләрә белән горурланам, алга таба да шулай булсын иде», ди әни кеше. Моннан алдарак Рәмзия апа «барлык балаларым, оныкларым белән горурланам. Гөлнәзирә, Диләрә эшләренә бик сөенәм. Балаларым бик тәртипле. Тырышлыкларына рәхмәтлемен», дигән иде. Бу күренешкә аеруча басым ясыйсым килде. Чөнки менә шулай бер-береңне күрә белеп, аңлашып, рәхмәтләр әйтешеп яшәгәндә туганлык-дуслык җепләре ныгыйдыр шикелле. Язмабызда Диләрә Рәфгат кызы Гаянова турында бераз гына сүз булды. Диләрә әле яш. шуңадырмы, үзе һәм эше, «Диләрә» исемнәрен йөрткән кафелар, кибетләр турында сөйләүдән гомүмән баш тартты. Кызларга хас тыйнаклык белән сорауларыбызга да җавап бирмәде. Инде сорашуларыбыз катгыйрак төс ала башласа, Диләрә әнисенә сыенды. Шулай итеп барчасы да мактаган Диләрәдән бер җөмлә дә алып булмады. «Интервюлар бирергә миңа иртә әле», ди ул елмаеп. Әнисе Гөлнәзирә дә әңгәмә коруга әлләни «егылып» китмәгән иде. Чаллыдан тикле килеп, Мамадышны ямләп торучы, район халкын, килгән кунакларны бик тәмле ризыклар белән, күңелгә ятышлы кибетләр челтәре белән сөендерүче Гөлнәзирә Рәфгат кызы турында бәян итмәсәк, яхшы булмас, дип, көчкә ризалаштырдык без аны. Шулай да менә «күп сүзләр сөйләмим» дигән Гөлнәзирә ханым белән кыскача булса да әңгәмә корылды, аның Мамадыштагы эшчәнлегенең бер өлеше булса да күрсәтелде. Шунысын да әйтик, ул туган авылы, район һәм шәһәр өчен дә мәрхәмәтле, изге эшләр башкаручылар рәтендә. Аларын санауны Гөлнәзирә ханым кирәк санамый. Инде авылдашлары аны депутат итеп күрсәткән икән, Мамадыш районы һәм шәһәре каршында күрсәткән хезмәтләре өчен медал, күпсанлы грамоталар һәм хөрмәт хатлары белән бүләкләнгән икән, Гөлнәзирә Рәфгат кызы дөрес юлда, дөрес юнәлештә эш алып барган. Аның хәдис юлларын искә алуы да, анда «үзегез эшли белмәсәгез, чит кавемнәрне китерербез», дигән фикер ярылып ятуы ныклап уйландыра. Казанның үзеннән башлап, кайбер урта кул районарда да җиң сызганып эшләүче татарлар булмагач, чыннан да башкаларны күрергә, безнеңчә итеп пешерелмәгән ризыклардан авыз итәргә туры килә шул. Мин үзем, кая барсам да татарча пешкән ризык эзлим, шуннан ям һәм тәм табам. Ә Мамадышта мин аларны «Диләрә» сәүдә челтәрләрендә таптым. Шунысын да әйтим, ул ашханәләрдәге пешекчеләрнең, кибетләрдәге сатучыларның уңганлыклары. тәмле ашлары, тәмле телләре хакында мамадышлылардан гел әйбәт, гел матур сүзләр генә ишеттем
01_gayanovlar_img_0682

54_img_0678


Комментарий язарга