Логотип «Мәйдан» журналы

«Туган җир кояшы җылырак!..»

 Моңлы булыпБезнең халык, урманнарга кереп,Эзләп йөрми моңны кошлардан.Тирәнлеген алмый ИделсуданҺәм аклыгын алмый кышлардан.Безнекеләр моңны үзе илтәУрмандагы җырчы кошларга.Тирәнлеген өсти Идел...

 

Моңлы булып


Безнең халык, урманнарга кереп,
Эзләп йөрми моңны кошлардан.
Тирәнлеген алмый Иделсудан
Һәм аклыгын алмый кышлардан.
Безнекеләр моңны үзе илтә
Урмандагы җырчы кошларга.
Тирәнлеген өсти Иделсуга
Һәм аклыгын бирә кышларга.
Үзе шулай, туган моңлы булып:
Илаһи моң аның җанында.
Шигырендә,
дине,
авылында,
Канында һәм аның җырында.
Безнең моң ул!
Шундый үзәк өзгеч,
Шундый тирән, саф һәм шундый ак.
Бигрәк матур халкым моңы белән…
Моңнан торабыз без – шундый як.
Безнең моңны…
Узсын еллар, гасыр,
Таш басалмый, туфрак күмәлми.
Иман йөрәгеннән ярып чыккан
Моң мәңгелек, бетми, үләлми.
Гомер буе моңга тотынып яшәп,
Халкым моңны үзе яшәтә.
Капка төпләрендә, сәхнәләрдә
Һәрбер йөрәк аны яшәртә.
Моңы белән ачы давылларга
Каршы торган халкым, торачак.
Бездән соң да җиргә һәрбер сабый
Илаһи моң белән туачак.
Моң турында язып куйдым менә.
Күңел мөлдерәмә моң белән.
Моң-яшәүгә үземнән дә бераз
Моң өстимче дигән уй белән.
Күңел мөлдерәмә моң белән.
 

Ялгыз каен


Юл читендә ялгыз каен
Моңаеп башын игән.
Хыялы – якты, югары,
Язмышы – сагыш икән.
Көзге ачы таң җилләре
Бөдрә чукларын өзә.
Ышыкланырга тиңе юк –
Ялгызлар ялгыз түзә.
Мәңге бергә булыгыз дип,
Теләк тели дә каен,
Карый үрелеп, сокланып,
Парлылар үткән саен.
 

Этюд


Тышта яңгыр.
Җылы гына.
Көтеп алган, көтелгән.
Таралып төшкән иңенә,
Төн толымы сүтелгән.
Киерем ачык изүе…
Тамчы – керфеге саен.
Төн кочагына сыенган
Чыланып беткән каен.
Чыланып беткән урамнан,
Итәген чемтеп тотып,
Бер яшь кыз килә…
Ә яңгыр
Туктый белми – тып та тып.
 
 

Авыл зары


Басуларым исраф ята, алабута чәчкә ата,
Җир йөрәге тулы яра. – Мин егъламый, кем егъласын.
Урамнарның йөзе чытык, урманнарның җаны боек,
Елгаларның җыры тонык. – Мин егъламый, кем егъласын.
Азансыз мин – кошсыз урман, моңсыз булу бигрәк яман,
Күз алларым томан, томан. – Мин егъламый, кем егъласын.
Бичә-чәчә эчке эзли, кибеттә тик шешә күзли.
Эчмәенчә бер көн түзми. – Мин егъламый, кем егъласын.
Нужа агай мәҗбүр итә, ир-егетләр себер китә,
Эш айрылышуга җитә. – Мин егъламый, кем егъласын.
Күп өйләрдә үрә сыек, үлем көтә картлар оеп,
Үрсәләнәм шуны тоеп. – Мин егъламый, кем егъласын.
Мәктәпләрнең ишек ябык, атна буе балалар юк.
Кемнәр итте мине сарык? – Мин егъламый, кем еласын.
Сыер асыраучы сирәк, мөгрәүләрен сагнам бигрәк,
Кибет сөте нигә кирәк. – Мин егъламый, кем егъласын.
Горурлыгым атлар иде, төнлә атлар саклар идем,
Ул чак кәттә чаклар иде. – Мин егъламый, кем егъласын.
Машиналар тыз-быз үтә, берсе кайта, берсе китә,
Сиреньнәрнең исе бетә. – Мин егъламый, кем егъласын.
Әллә нигә бер җыелыш, тыңлаучы юк, урыннар буш,
Сериал карау – хәтәр ярыш. – Мин егъламый, кем егъласын.
Кәмпитер үзенә тартты, китапны ачмаска япты,
Уен уйный яше-карты. – Мин егъламый, кем егъласын.
Нечкә тирән моңым бетте, гармунлы яшьлегем үтте,
Кемнәр мине шулай итте. – Мин егъламый, кем егъласын.
Әдәп-әхлак кая китте, ата кызын харап итте,
Ахырзаман, бугай, җитте. – Мин егъламый, кем егъласын.
Яшьләрдән бик ярдәм көттем, яңартырлар – өмет иттем...
Бетте көчем, сүндем, беттем. – Мин егъламый, кем егъласын.
 
 

Чәчкәгә күмелгән сиреньнәр


Чәчкәгә күмелгән сиреньнәр,
Күр әле авылым урамын.
Яз яме – хуш исле сиреньнәр
Тузгыта хисләрем буранын.
Сиреньнәр, сиреньнәр,
Нәфисләр, серлеләр;
Дөньяны балкытып,
Ярату сирпиләр.
Сиреньнәр, сиреньнәр,
Нәфисләр, серлеләр;
Сусаган җан назга,
Сөюгә – иреннәр.
Чәчкәгә күмелгән сиреньнәр,
Хуш искә исергән тын кичләр.
Моң булып күңелдә гел яши
Беренче мәхәббәт – саф хисләр.
Чәчкәгә күмелгән сиреньнәр,
Бу төннәр гүя гел сиреньнән;
Яшьлектән кил, бәгърем, юлыңа
Сагыну хисләрем сибелгән
 
 

Көзне тою


Җәен җәй дә,
Җәй дә түгел инде,
Әллә нинди моңсу бер ара.
Яшел моңын үтеп барган жәйнең
Кайтарырга кабат юк чара.
Җәй дә түгел инде,
Көз дә түгел,
Тик көзләргә инде күп калмый.
Яфрак кою өчен җил көй яза.
Миләш куакларын ут ялмый.
Көз түгел дә...
Күңел әллә ничек,
Сизә-тоя – инде җәй узган.
Битләүләргә, каен иңнәренә
Имин микән? Нинди? Көз кунган.
Җәйләр белән көзләр арасында
Каз булганнар нәни бәбкәләр.
«Яренгә дә үстерергә язсын», –
Теләк тели газиз әнкәйләр.
Җәен җәй дә,
Җәй дә түгел инде,
Әллә нинди моңсу бер ара.
Яшел моңын түгеп, безнең җәйләр
Гомер көзләренә кереп бара.
 
Автор турында һәм аның башка шигырьләрен август (№8, 2018) санында укый аласыз.

Комментарийлар