Логотип «Мәйдан» журналы

Туфан Миңнуллин пьесаларындагы җырлар яңгыраячак

12 майда Казанда Туфан Миңнуллин истәлегенә концерт узачак. Анда күренекле драматургның пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак.Май ае – Туфан Миңнуллинны искә алу көннәре. Моннан д...


12 майда Казанда Туфан Миңнуллин истәлегенә концерт узачак. Анда күренекле драматургның пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак.



02
Май ае – Туфан Миңнуллинны искә алу көннәре. Моннан дүрт ел элек, 2 майда, 76 яшендә күренекле әдип арабыздан китте. Җырлы-моңлы искә алу кичәсен Татарстан Театр әһелләре берлеге белән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең “Илһамият” сәхнә ветераннары клубы оештыра. Ул Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында кичке сәгать 5тә башланачак, керү – ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.
Татарстанның халык язучысы – алтмышлап сәхнә әсәре авторы. Аның пьесалары буенча куелган спектакльләрдә үзе язган җырларны, танылган композиторлар иҗат иткән көйләрне, яраткан халык җырларын да ишетергә мөмкин. Концерт программасына шундый егермегә якын җыр кергән. Аларны театр актерлары, мәшһүр артистлар башкарачак, кунаклар шулай ук Туфан Миңнуллин турында истәлекләре белән дә уртаклашачак.
Шунысын әйтергә кирәк: драматургның гаиләсе киләсе елда уку йортларының театр һәм вокал бүлекләрендә белем алучы студентлар арасында Туфан Миңнуллин истәлегенә иҗади бәйге игълан итәргә җыена. Драматургның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова хәбәр иткәнчә, Туфан Миңнуллинның сәхнә әсәрләрендә яңгыраган җырларны башкару осталыгына үткәреләчәк вокал бәйгедә җиңүчегә язучының гаиләсе стипендия тапшырачак. Шуңа күрә 12 майга билгеләнгән концерт булачак бәйгенең репертуарын барларга ярдәм итәчәк.

 
http://intertat.ru/tt


 

Комментарийлар