Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада радиация корбаннарына һәйкәл ачылды

Түбән Камада Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашып гомере өзелгәннәр һәм радиация һәлакәте вакытында корбан булганнар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.Кара граниттан эшләнгән һәм тав...


Түбән Камада Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашып гомере өзелгәннәр һәм радиация һәлакәте вакытында корбан булганнар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.



photo_1461680558_6(1)
Кара граниттан эшләнгән һәм тавыш бирүче корыч кыңгыравы да булган һәйкәл шәһәрнең Спорт урамындагы скверда урнашкан. Ике метр биеклектәге түгәрәк постаментка урнаштырылган һәйкәл радиация куркынычы билгесе рәвешен алган. Ун ел дәвамында бу урында истәлек ташы гына булган. Ниһаять, техноген һәлакәтнең 30 еллыгына, геройлар истәлегенә һәйкәлне сафка бастыра алганнар.

Комментарийлар