Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада наркотик сатучы төркемне 126 елга хөкем иттеләр

Түбән Кама шәһәр суды Татарстанның Чулман аръягы зонасы шәһәрләрендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркем әгъзаларына карата хөкем карары чыгарды.Оператив мәгълүматларга караганда,...


Түбән Кама шәһәр суды Татарстанның Чулман аръягы зонасы шәһәрләрендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркем әгъзаларына карата хөкем карары чыгарды.



narkota_04
Оператив мәгълүматларга караганда, сигез кешедән торган җинаятьчел төркемнең көнлек әйләнеше уртача 100 мең, тулаем кереме 7,5 миллион сумга якын тәшкил иткән.
Төркемне оештыручы Александр Федонин – 24, Сергей Иванов, Евгений Казамаров, Игорь Пухачев һәм Геннадий Чернов 23, 22, 19 һәм 14 елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Төркемнең тагын өч әгъзасы 5 – 12 ел гомерен рәшәткә артында үткәрәчәк.
Тикшерү барышында җинаятьчеләр полицейскийларга төрлечә комачаулык итәргә тырышкан: авыру, юләр булып кыланган, шаһитләр һәм хөкемдарга янаган, полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән һ.б.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар