Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада Җәлил укулары була

13 февральдә 9:00 сәгатьтә Тукай китапханәсендә Җәлил укулары узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Конкурста 7 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк укучылар катнаша ала. Бәйг...


13 февральдә 9:00 сәгатьтә Тукай китапханәсендә Җәлил укулары узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.


0203

Конкурста 7 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк укучылар катнаша ала. Бәйге нигезләмәсе буенча, Муса Җәлилнең бер әсәрен рус яки татар телендә яттан сөйләргә кирәк булачак. Моннан тыш, үз шигыреңне дә тәкъдим итәргә була.


Теркәлү өчен түләү 100 сум тәшкил итә. Түләү турындагы квитанцияне гариза белән бергә Төзүчеләр проспекты, 11в адресына алып килергә яки Nk.MO@tatar.ru. электрон почтасы аша җибәрергә кирәк.


Белешү өчен телефон: 39-94-83.



Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар