Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Кама юбилеена багышланган күргәзмә ачылды

2016 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәре 50 еллыгын бәйрәм итә. Бу вакыйгага багышлап, Түбән Кама музеенда җирле рәссамнарның “Җан һәм йөрәк белән” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.Экспозициядә Түбән...


2016 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәре 50 еллыгын бәйрәм итә. Бу вакыйгага багышлап, Түбән Кама музеенда җирле рәссамнарның “Җан һәм йөрәк белән” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.



r7t50RhugEw
Экспозициядә Түбән Кама районында яшәп иҗат итүче 25 рәссамның барлыгы 60лап хезмәте урын алды. Алар арасында – Илдус Мортазин, Олег Исаев, Владимир Никольский, Айзирәк Мостафина, Геннадий Капитов кебек исемнәре яхшы таныш рәссамнар бар. Ә Кристиан Апостола тәхәллүсе белән иҗат итүче 22 яшьлек рәссам бу күргәзмәнең ачышы булды. Абстракционизм стилен үз итүче яшь рәссам Түбән Камага дүрт ел элек Молдавиядән күченеп килгән, хәзер ул шәхси күргәзмәсен оештырырга хыяллана.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар