Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгын бәйрәм итү программасы билгеле булды

Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына багышланган бәйрәм – Шәһәр көне быел 20 августка билгеләнгән.Бәйрәм берничә мәйданчыкта үткәреләчәк.Шәһәр көне программасында шулай ук үзгәртеп төзеклә...


Түбән Камага шәһәр статусы бирелүнең 50 еллыгына багышланган бәйрәм – Шәһәр көне быел 20 августка билгеләнгән.


a1705



Бәйрәм берничә мәйданчыкта үткәреләчәк.


Шәһәр көне программасында шулай ук үзгәртеп төзекләндерелгән шәһәр паркын һәм Красный Ключтагы Кама яр буен ачу, телеманарада иллюминация кабызу һ.б. чаралар каралган, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы сайты.
e-nkama.ru сайтында Шәһәр көне афишасы урнаштырылган. Анда бәйрәм чаралары 10 урында уздырылачагы күрсәтелгән. Лемаев скверында иртән бала арбалары парады, көннең икенче яртысында гастрономик фестиваль була. Халык иҗаты йорты мәйданчыгында “Балачак шәһәре” балалар фестивале, кичен ТР дәүләт симфоник оркестры башкаруында һәм Санкт-Петербургның Мария театры солистлары катнашында классик музыка концерты була. Тынычлык проспектында парад-карнавал үткәрелә. Красный Ключта яр буен ачу тантанасыннан соң Фәтхетдинов музее эшләячәк. Мәктәп бульварында урам перфомансы фестивале, “СемьЯ” шәһәр паркында концерт, балалар һәм ата-аналар өчен осталык дәресләре, урам спектакльләре һәм шоу-программа тәкъдим ителә. Биредә шәһәрнең яңа символы буларак утлары янып торган телеманара презентацияләнә. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында әдәби конкурслар, викториналар, уеннар, осталык дәресләре уздыру каралган. “Солнечная поляна” паркында Түбән Кама шәһәре һәм районы иҗат коллективларының “Түбән Кама минем йөрәгемдә” дигән исемдәге концерты, футбол, пляж волейболы, стритбол ярышлары, спорт-күңел ачу программасы тәкъдим ителә. “Нефтехим-арена” боз сараенда кичке 6да яшьләр хоккей лигасының 2016 ел Дөнья кубогы уеннары башлана.
Шәһәр көненең төп мәйданчыгы буларак Нефтехимиклар паркы сайланган. Сәгать кичке 4тә концерт белән башланачак мәдәни чарада кичке 6дан Россия һәм Татарстан эстрада йолдызлары чыгыш ясый. Аерым алганда, Тимати, Банд`Эрос, Владимир Кузьмин, Надежда Кадышева, «Золотое кольцо» ансамбле, Филүс Каһиров һәм Радик Юлъякшин чакырулы. Кичен үзәк паркта “Җил риваятьләре” акробатик шоу-тамаша да була.
Афишадан күренгәнчә, ул кичне бәйрәм салюты ике урыннан җибәрелә: сәгать 10да Халык иҗаты йорты мәйданыннан һәм 11дә Нефтехимиклар паркыннан.
 

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар