Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Кама районындагы авыл рәсми рәвештә гамәлдән чыгарыла

Түбән Кама хакимияте Татарстан Дәүләт Советына каралышка Алан авылын бетерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Түбән Каманың “НТР” медиахолдингы.Тарихтан билгеле булганча, Алан авылына XVI...

Түбән Кама хакимияте Татарстан Дәүләт Советына каралышка Алан авылын бетерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Түбән Каманың “НТР” медиахолдингы.
Clipboard38 (1)
Тарихтан билгеле булганча, Алан авылына XVIII гасырда нигез салынган. Анда яшәп калганнарны моннан 3 ел элек шәһәргә күчереп бетергәннәр. Авыл урынында хәзер йортлар калмаган, кешеләр яңадан тормыш алып барсын өчен нигез дә юк.
Авылның юкка чыгуына Түбән Кама сәнәгать узелының зур темплар белән җәелә баруы сәбәп итеп китерелә. 2000 еллар урасында Алан санитар-сакчылык зонасы белән чиктәш булып чыккан. Атмосфераның һәм суның химик матдәләр белән агулануы кабул ителгән нормаларны узып, авыл яшәеше өчен проблема тудыргач, аланлылар чаң суга башлаган. Нәтиҗәдә, алар 5 елдан артык вакыт узгач кына эвакуацияләнгән. Калган авыл халкы 2013 елда Түбән Кама шәһәренең Тынычлык һәм Төзүчеләр проспектларындагы яңа салынган йортларга күчерелгән.
Муниципаль җитәкчелекнең республика парламентына торак пунктны беткән дип тануларын сорап мөрәҗәгать итүенең үз сәбәпләре бар. Арада иң мөһиме – Алан урнашкан территориядә яңа сәнәгать объектлары төзү планлаштырылуы.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 
 

Комментарийлар