Логотип «Мәйдан» журналы

Трампны АКШ Президенты сайлавында җиңүе белән Путин котлады

Россия Президенты Владимир Путин Дональд Трампка, аның Америка Кушма Штатлары Президентын сайлауларда җиңүе уңаеннан, котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Мәскәү Кремле сайты хәбәр итә. Фото: rusglob...

Россия Президенты Владимир Путин Дональд Трампка, аның Америка Кушма Штатлары Президентын сайлауларда җиңүе уңаеннан, котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Мәскәү Кремле сайты хәбәр итә.
thnx6vm4 Фото: rusglob.ru
Путин телеграммада “Россия белән Америка мөнәсәбәтләрен кризис хәленнән чыгару, шулай ук халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итү һәм глобаль куркынычсызлык каршылыкларына нәтиҗәле җавап эзләү” буенча уртак эшкә өмет белдерде.
Мәскәү белән Вашингтон арасында тигез хокук, үзара хөрмәт принципларында булган һәм бер-берсенең позицияләре чынлыкта исәпкә алынган конструктив диалог урнашырга тиеш, дип саный Россия дәүләте башлыгы. Болар барысы да, Путин фикеренчә, ике ил халкы һәм бөтен дөнья бергәлеге мәнфәгатьләренә җавап бирә.
Путин Трампка АКШ башлыгы буларак җаваплы эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Комментарийлар