Логотип «Мәйдан» журналы

ТР президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген ТР президенты Рөстәм Миңнеханов "Баулынефть"нең 70-еллыгы уңаеннан Баулы районына сәфәр кылды. Фотолар: http://president.tatarstan.ruИң беренче Баулы чыганагының беренче скважинасына багышланган...

Бүген ТР президенты Рөстәм Миңнеханов "Баулынефть"нең 70-еллыгы уңаеннан Баулы районына сәфәр кылды.
print_1641827_1703412 Фотолар: http://president.tatarstan.ru
Иң беренче Баулы чыганагының беренче скважинасына багышланган монументны ачу тантанасы булды. Аны 1943 елның 19 сентябрь көнендә бораулый башлыйлар. Ә 1946 елда скважинадан беренче кат нефть чыга. Башлангыч күләме тәүлегенә 500 тоннадан артык була. 1966 елда скважинаны ябалар. Нефтьчеләр мәйданчыкта мемориаль такта куйган булганнар. 2007 елның 5 июнь көнендә беренче номерлы скважина яңадан эксплуатациягә кертелә.
"Бүген республикада гаять көчле нефть сәнәгате. Аерым рәхмәт сүзләрен ветераннарыбызга җиткерәсе килә. Алар иң авыр чорда - Бөек Ватан сугышы чорында нефтьне сәнәгый чыгаруны җайлый алалар", - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.
Ул билгеләгәнчә, 1нче номерлы скважина әле дә зур файда китерә ала: белгечләр сүзләренчә, биредә 1 млн. тонна чимал алып була.
print_1641827_1703434
Рөстәм Миңнеханов Баулы шәһәрендә татар язучысы Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салды. Һәйкәл бер ел элек ачылган иде.
Аннары президент шәһәрнең йөзү бассейнын карады.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Яшь парлар скверына юнәлде. Аңа хәбәр ителгәнчә, сквер ике зонага бүленде: тыныч ял итү урыны һәм актив зона.
Ял итү зонасы санаторийга, мәктәп, балалар бакчасына, мәчеткә һәм торак комплекска якын.
print_1641827_1703532
 
 

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Комментарийлар