Логотип «Мәйдан» журналы

ТР депутатларына яңа вазифалар өстәлә

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышында “ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон беренче укылышта кабул ителде....

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышында “ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон беренче укылышта кабул ителде. Бу республика законын федераль документка тәңгәлләштерү өчен кирәк.
4167_pic
Хәзер депутатлар парламент комиссиясенә үзләренең, тормыш иптәшләренең керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәткә бәйле вазифалары, балигъ булмаган балалары турында белешмә бирергә тиеш булачак. Бу мәгълүматларны бирмәү яки вакытында тапшырмау депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда өзүгә җирлек булырга мөмкин.
Закон депутатларны вәкаләтләрен башкарганда шәхси кызыксынуы турында алдан комиссиягә хәбәр итүгә, әгәр бу мәнфәгатьләр каршылыкларына китерсә, низагны хәл итү буенча чаралар күрергә мәҗбүрили.
 
http://tat.tatar-inform.ru

 

Комментарийлар