Логотип «Мәйдан» журналы

Республикада банкротлар арткан

2015 елда Татарстан Арбитраж судында бурычлыларны банкротлыкка чыккан дип тану турындагы кабул ителгән гаризалар саны арткан.Бу хакта бүген ТР Арбитраж судының йомгаклау коллегиясендә аның рәисе Никол...

2015 елда Татарстан Арбитраж судында бурычлыларны банкротлыкка чыккан дип тану турындагы кабул ителгән гаризалар саны арткан.
mhp-turisty
Бу хакта бүген ТР Арбитраж судының йомгаклау коллегиясендә аның рәисе Николай Новиков әйтте. Аның сүзләренчә, гаризалар саны 17,6 процентка арткан һәм 1330 гариза тәшкил иткән, аларның 20,3 проценты (1134 материал) буенча эш башланган. Хәл ителгән эшләр саны 5 процентка арткан.
Николай Новиков шулай ук, 2015 елда яңа категория – физик затларның банкротлыгы турындагы эшләр карала, диде. 2015 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр бу категория буенча 265 гариза кабул ителгән, 156сы буенча эш башланган.
“Бу институтның яңа булуын һәм хокукый практика булмау сәбәпле, судьялар беренче этапта билгеле проблемалар белән очрашты. Эшләрне күбесе шул килеш ята. Әмма хәзер хокукый инструментлар сайланган, әмма бу юнәлештә практика булмау эшне катлауландыра. Быел мондый гаризаларның артуы фаразлана”, - диде ул, судьялар корпусының яңа юнәлешне үзләштерергә әзерлеген белдереп.
Новиков сүзләренчә, узган ел икътисадта тискәре үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, 2014 ел белән чагыштырганда, республика Арбитраж судына бирелгән гаризалар саны 29 мең 975 тәшкил иткән, банкротлык турында каралган гаризалар - 43 мең 96, үсеш - 10 процент. Узган ел гражданнар хокуклары буенча эшләре саны да 7,8 процентка арткан, административ бәхәсләр буенча гаризалар 23 процентка кимегән.
 
http://tat.tatar-inform.ru/

Комментарийлар