Логотип «Мәйдан» журналы

Тоз, аш серкәсе һәм су - бу кушылма сихри көчкә ия

Ул йортта да, эш кабинетында да ярдәмгә килә ала. Күпләр бу көннәрдә эшкә йөрми. Шуңа өйдә моңа кадәр кул җитмәгән эшләрне башкарырга була.Сез кайчагында өйгә кайтып кергәндә ниндидер авыр, шомлы хисл...

Ул йортта да, эш кабинетында да ярдәмгә килә ала. Күпләр бу көннәрдә эшкә йөрми. Шуңа өйдә моңа кадәр кул җитмәгән эшләрне башкарырга була.
toz-ash-serkese
Сез кайчагында өйгә кайтып кергәндә ниндидер авыр, шомлы хисләр кичергәнегез бармы? Я булмаса, кайтып кергәч тә баш, ашказаны авырта башлавын... Әгәр бу шулай икән, димәк, йортка начар энергия үтеп кергән.
Моны төгәл билгеләү өчен сезгә тоз һәм аш серкәсе эремәсе ярдәмгә киләчәк, дигән фикер бар. Моның өчен коры бәллүр стаканга ике кашык тоз салырга да аш серкәсен аның читеннән әйләндереп төшерергә кирәк. Тоз тирәли аш серкәсе чылаткан боҗра хасыйл булырга тиеш. Аның өстенә су коярга гына кала.
24 сәгатьтән соң игътибар белән карагыз: әгәр су күгәрек белән капланган, яки аның өслегендә ниндидер болытка яисә ак тапка охшаган куыклар күп икән, димәк, йортта тискәре энергия күп җыелган.
Тиз арада идәнне тозлы су белән юып чыгарга, иске-москыны чыгарып ыргытырга, шәм яндырып куярга мөмкин. Моннан соң йортта Коръән авазы, азан тавышы ишетелсә яхшы.
Саф күңел белән чиста йортта яшәүләргә ни җитә!
Фото: vk.com/feed

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар