Логотип «Мәйдан» журналы

Торналар да китеп бара инде

Торналар да китеп бара инде,Офыкларга җитеп бара инде. Тезелешеп бара чылбыр булып,Авазлары кала бер җыр булып. Кагылалар көзнең кылларына,Моң сибелә көзнең кырларына... Сөн буеның моңс...

Торналар да китеп бара инде,
Офыкларга җитеп бара инде.
 
Тезелешеп бара чылбыр булып,
Авазлары кала бер җыр булып.
 
Кагылалар көзнең кылларына,
Моң сибелә көзнең кырларына...
 
Сөн буеның моңсу торналары,
Үзәкләрне өзә торганнары...
 
Җылы якларына юл алалар,
Офыкларга кереп югалалар...
 
Күз алдымнан китмәс сурәтләре,
Торналарның моңсу шул рәтләре...
 
Колагымда – каңгылдашулары...
Бу – аларның саубуллашулары.
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар